Демна Гвасалия
Тәрҗемәи хәле
Демна Гвасалия 1981 елның 25 мартында Гөрҗи ССРның Сухум шәһәрендә туа. Гвасалияның әтисе — гөрҗи, әнисе — рус[2]. 1997 елдан Тбилиси дәүләт университетында халыкара икътисадны өйрәнә. 2001 елда университетны тәмамлый һәм гаиләсе белән Дүсселдорфка күчә[3]. Соңрак Антверпенга күчеп килә, анда Патша сәнгать академиясенә укырга керә һәм аны 2006 елда кием дизайны өлкәсендә магистр дәрәҗәсе белән тәмамлый[2].
Карьера
Maison Margiela һәм Louis Vuitton әйдәп баручы дизайнеры булган. 2014 елда Vetements Париж брендын барлыкка китерә[4][5]. Vetements брендының исеме француз теленнән тәрҗемә иткәндә «кием» (фр. vêtements) дигәнне аңлата.
Хәзерге вакытта Balenciaga брендының креатив директоры булып тора[6][7]. 2014 елдан Vetement компаниясенең баш дизайнеры була, әмма 2019 елның көзендә үзенең китүе турында хәбәр итә[8].
2018 елда The Fashion Awards премиясе иясе була[9].
2021 елда экранга «Төньяк җил» фильмы чыга, анда дизайнер Рената Литвинованың героинясы өчен костюм буенча рәссам сыйфатында чыгыш ясый[10]. 2021 елның августында Гвасалия Канье Уэст белән хезмәттәшлек итә. «Мерседес-Бенц Стэдиум»да узган Канье Уэстның «Donda» альбомын тәкъдир итүнең креатив директоры була[11][12].
Шәхси тормыш
2017 елдан башлап электрон музыкант Лоик Гомес (BFRND тәхәллүсе астында билгеле) белән никахта тора[13] .
Искәрмәләр
- ↑ Demna Gvasalia: Balenciaga's New Creative Director | JulesB UK (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 Disko. Demna Gvasalia, creative Director of Balenciaga (ингл.). www.kering.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2021. Архивировано 4 октябрь 2021 года.
- ↑ Jo Ellison (September 20, 2019) Demna Gvasalia: the activist at Balenciaga Financial Times.
- ↑ “I Didn’t Want to Be the Guy Just Making Hoodies and Ripped Jeans”: Demna Gvasalia on Being a Fashion Disruptor Brooke Bobb, Vogue, October 12, 2017
- ↑ Fury, Alexander. These Two Guys Are Changing How We Think About Fashion [ингл.], The New York Times (2016-04-11). 20 декабрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Balenciaga's New Creative Director: What You Should Know (ингл.). Highsnobiety (20 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018.
- ↑ How Demna Gvasalia Is Revolutionizing Balenciaga From the Inside Out (ингл.). Vogue. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018.
- ↑ Основатель Vetements ушел из модного дома (рус.). Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2021.
- ↑ 2018 WINNERS CFDA AWARDS.
- ↑ Вышел трейлер фильма Ренаты Литвиновой «Северный ветер». Над костюмами в нем работал Демна Гвасалия [неопр.]. Журнал Esquire. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2021.
- ↑ Демна Гвасалия будет креативным директором презентации альбома Канье Уэста Donda
- ↑ Condé Nast. Kanye West’s 'Donda' Listening Party Was Brilliant, Provocative Performance Art [неопр.]. GQ (6 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2021.
- ↑ BFRND architects the ominous aural musings soundtracking Balenciaga’s runways (ингл.). www.sleek-mag.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2021.