Денис Капустин

Дени́с Ви́кторович Капу́стин (Денис Капустин, рус. Дени́с Ви́кторович Капу́стин, 5 октябрь 1970, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия җиңел атлеты, өчле сикерү буенча белгеч. Европа чемпионы, 2000 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, ике тапкыр Россия чемпионы һәм Европа Кубогы иясе. Россиянең атказанган спорт мастеры. Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң тренер була, Төркия һәм Һиндстан милли җыелма командалары белән эшли[1][2].

Тормыш юлы

Денис Капустин 1970 елның 5 октябрендә Казанда туган. Казан педагогика университетының физик культура факультетын тәмамлаган[3].

1992 елда Россиянең җиңел атлетика буенча җыелма командасына алына. 1993 елда Штутгарттагы дөнья беренчелегендә уйный, анда 17 м 19 см нәтиҗәсе белән 6 нчы урынны ала. 1994 елда Россия чемпионатындагы уңыштан соң Европа чемпионатында да җиңү яулый: Капустин Хельсинкида 17 м 62 см нәтиҗәсе белән Европа беренчелегендә алтын медаль ала.

Киләсе өч дөнья чемпионатында Капустинга медаль яулау насыйп булмый: 1995 елда Гётеборгта — 10нчы, 1997 елда Афинада — 4нче, ә 1999 елда Севильяда 9нчы урынны ала. Бу чорда Денис өчен бердәнбер уңыш булып 1998 елда Будапешттагы Европа беренчелегенең көмеш медале (17 м 45 см) була.

1998 елда Ослодагы ярышларда Капустин шәхси рекордын куя — 17 м 65 см.

2000 елгы Сидней Олимпиадасында Капустин фаворитлар исәбендә булмый, әмма ярышлар аның өчен уңышлы үтә. 17 м 46 см нәтиҗәсе белән ул бронза призын яулый, күпләгән көчле спортчыларны артта калдыра һәм икенче урынны алган кубалы Йоэль Гарсиягә нибары 1 смга гына оттыра[4].

2004 елда Денис Капустин спорт карьерасын тәмамлавын игълан итә.

Тренерлык карьерасы

2005—2015 елларда Капустин Татарстан җиңел атлетика җыелма командасының баш тренеры вазыйфасын башкара. Аның шәкертләре арасында — халыкара класслы спорт мастерлары Юлия Зиновьева (озынлыкка сикерүдә 2005 елгы яшьләр арасында Европа чемпионаты көмеше), Елена Иванова (Россия Кубогы иясе), Алсу Мортазина (өчле сикерүдә 2011 елгы Россия чемпионы). 2012 елның ноябрендә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президиумы әгъзасы итеп сайлана[5].

2017 елдан башлап Төркиянең өчле сикерү буенча җыелма командасы белән эшли, спортчыларны 2020 елгы Олимпия уеннарына әзерли.

2022—2024 елларда Һиндстанның сикерүләр буенча милли тренеры була. Аның җитәкчелегендә Һиндстан спортчылары халыкара аренада зур уңышларга ирешә: Элдос Пол 2022 елгы Дуслык уеннарында алтын яулый, ә Абдулла Абубакер 2023 елгы Азия чемпионы була[2]. Һиндстан федерациясе белән контракт 2024 елгы Олимпия циклыннан соң тәмамланды.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Россиянең атказанган спорт мастеры;
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2001 елның 19 апреле)[6]

Искәрмәләр

  1. В Индии будет новый тренер по прыжкам. uzathletics.uz. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  2. 1 2 «На ящериц уже не обращаем внимания». Наш тренер переехал в Индию и довёл её спортсменов до Олимпиады. sport.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  3. Павлова О.И. Студенческая легкая атлетика в ВУЗе // Теория и практика физической культуры. — 2004. — Т. 10, № 4. — С. 38.
  4. Денис Капустин — олимпийская статистика на сайте Sports-Reference.com [ингл.]
  5. Борзаковский, Каниськина, Чичерова и ещё 24 человека вошли в состав президиума Всероссийческой федерации лёгкой атлетики. allsportinfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
  6. Указ Президента РФ от 19.04.2001 N 450 «О награждении государственными наградами Российской Федерации спортсменов, тренеров, работников физической культуры и спорта». base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.

Сылтамалар