Electronic (киберспортчы)

Денис «electronic» Шәрипов (рус. Дени́с «electronic» Шари́пов; 2 сентябрь 1998, Казан) — Counter-Strike 2 буенча рифлер позициясендә уйнаучы Россия киберспортчысы. Virtus.pro командасы капитаны. ESL One: Cologne 2018 һәм IEM Katowice 2020 чемпионы, FACEIT Major: London 2018 көмеш призеры[1]. Natus Vincer составында Intel Grand Slam (2021) җиңүчесе. Blast Premier World Final чемпионы.

WESG рейтингы нигезендә Counter-Strike: Global Offensive буенча дөньяның иң яхшы уенчыларының берсе буларак таныла[2].

HLTV.org порталы версиясе буенча исеме, 2018 елдан 2021 елга кадәр рәттән дүрт тапкыр, дөньяның иң яхшы 20 уенчысы рейтингында була[3][4][5][6].

Тормыш юлы

Денис Шәрипов 1998 елның 2 сентябрендә Казанда туа.

Карьера

Денис карьерасы 2015 елның уртасында башлана, ул ACES командасында Дмитрий «hooch» Богданов белән бергә уйный башлый. Соңрак ул Rebels, Team Empire, NokSuKao кебек коллективларда катнаша. Flipsid3 Tactics командасы аны сынау вакыты белән алганга кадәр, командаларын еш үзгәртә. Яңа командада Денис шулай ук югары дәрәҗәдәге уен күрсәтеп, Natus Vincere игътибарын җәлеп итә. Биредә ул Дениса «seized» Костинны алыштыра һәм беренче турнирдан ук осталыгын күрсәтә[7].

Flipsid3 Tactics

Flipsid3 Tactics составында Денис үз потенциалын ача һәм DreamHack Leipzig 2017 чемпионы була[8], шушы турнирдан соң аны Natus Vincere командасы күреп ала һәм үз составын тулыландыра.

Natus Vincere

2017 елның көзендә Natus Vincere командасында җитди проблемалар башлана, Денис «seized» Костин сүзләренчә, «Коллективтагы атмосфера үсешне тоткарлый». Шуннан соң командада үзгәрешләр башлана. 2017 елның 6 ноябрендә оешма Flipsid3 Tactics командасыннан electronicны Денис «seized» Костин арендасына алмашка сатып ала[7]. Яңа составта Денис үзен яхшы яктан күрсәтә. Natus Vincere командасы DreamHack Winter 2017 ота, ә Шәрипов яңа командада үзенең беренче турнирын У/С 1,12 күрсәткече белән тәмамлый[9]. Аннан соң мейджор — ELEAGUE Major 2018 була, анда Денис ярымфиналга чыга. Natus Vincere командасында Денисның потенциалы ачыла[10], ул FACEIT Major: London 2018дә 2 урынны яулый һәм BLAST Pro Series — Copenhagen 2018 һәм ESL One: Cologne 2018 чемпионы була[11].

HLTV.org  [рус.] порталы версиясе буенча 2018 елгы дөнья уенчылары рейтингында 20 уенчы арасында 4 нче[3], 2019 елда — алтынчы[4] һәм 2020 елда бишенче урынны били[5].

2020 елның 6 февралендә Electronic Natus Vincere  [рус.] командасы составында Ice Challenge 2020 турниры финалында mousesportsка каршы 3-1 исәбе белән оттыра[12]. Ләкин командасының җиңелүенә карамастан, HLTV.org порталы версиясе буенча Денис турнирның иң яхшы уенчысы дип табыла һәм карьерасында үзенең беренче MVP медален ала[13].

2020 елның 1 мартында Денис Шәрипов Natus Vincere командасы составында IEM Katowice 2020 турнирында финалда G2 командасын 3-0 исәбе белән отып, җиңү яулый[14].

2021 елның 24 гыйнварында electronic үз командасы белән BLAST Premier 2020 турнирының Гранд-финалында Astralis командасын 2-0 исәбе белән җиңә, һәм үз командасы белән турнир кубогын һәм 600 мең доллар ота[15].

2021 елның 8 ноябрендә electronic PGL Major Stockholm 2021 турнирында җиңә[16][17].

Украинада хәрби хәрәкәтләр  [рус.] башланганнан соң, Natus Vincere командасындагы хезмәттәше Perfectoга ияреп, Россия флагы астында чыгыш ясаудан баш тарта: 2022 елның 22 декабрендә үзен Liquipedia киберспорт википроектында нейтраль байрак белән күрсәтүләрен сорый[18].

Cloud9 һәм Virtus.pro

2023 елның 30 июнендә Шәрипов Natus Vincere составыннан китә һәм Cloud9 ка кушыла, капитан nafanyны алыштыра[19][20]. electroNic, Perfecto, Sh1ro, Ax1Le һәм HObbit бергә уйнаган көчле составка карамастан, команда ел дәвамында таратыла, ә аларның иң зур казанышы PGL Major Copenhagen 2024 чирекфиналына чыгу була[21].

2024 елның 15 апрелендә electronic, запаска күчерелгән Николай «mir» Битюковны алыштырып, Virtus.pro белән контракт имзалый[22].

Казанышлары

Шәхси

HLTV.org буенча дөнья уенчылары арасындагы рейтингы
Ел Урын Искәр.
2018 4 [3]
2019 6 [4]
2020 5 [5]
2021 7 [6]
2022 21 [23]
HLTV.org порталыннан MVP «Иң кыйммәтле уенчы» медале
Дата Турнир Искәр.
6 февраль 2020 ICE Challenge 2020 [24]

Шәхси тормышы

Аерылган[25], кызы бар[26]. DMA Groupта таргетолог булып эшләүче туганнан туган абыйсы Артём Марат улы Шәрипов Новосибирскта яши. Абыйсы турында Денис: «Без аның белән 2 тапкыр күрештек һәм ул миңа, исемемне белмәгән кебек, „Сәлам, электроник!“ дип дәште», —дип белдерә.

Искәрмәләр

  1. NAVI.GG.BET — победители ESL ONE COLOGNE 2018. Navi.gg (8 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  2. Papatronic показал лучший средний рейтинг среди всех игроков WESG  [рус.], Cyber.Sports.ru. 29 август 2025 тикшерелде.
  3. 1 2 3 Top 20 players of 2018: electronic (4) (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  4. 1 2 3 Top 20 players of 2019: electronic (6) (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  5. 1 2 3 Top 20 players of 2020: electronic (5) (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  6. 1 2 Top 20 players of 2021: electroNic (7) (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  7. 1 2 Electronic перешел в Natus Vincere. www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025. Архивировано 12 гыйнвар 2019 года.
  8. Киберспортивный турнир DreamHack Leipzig 2017 - расписание, турнирная таблица, состав команд. www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  9. DreamHack Open Winter 2017 (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  10. Electronic – лучший игрок мейджора. Он вышел на новый уровень  [рус.], Cyber.Sports.ru. 29 август 2025 тикшерелде.
  11. BLAST Pro Series Copenhagen 2018 (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  12. mousesports overcome Natus Vincere to win ICE Challenge 2020 (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  13. electronic secures career-first MVP at ICE Challenge (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  14. Visceral Natus Vincere conquer IEM Katowice 2020 (ингл.). ESL Gaming GmbH (3 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  15. NAVI brush aside Astralis to win BLAST Premier Global Final (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  16. Natus Vincere стали чемпионами PGL Major Stockholm 2021 (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  17. PGL Major Stockholm 2021 (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  18. Electronic вслед за Perfecto сменил российский флаг в Liquipedia на нейтральный. Tribuna.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  19. Официально: Aleksib, jL и iM стали игроками NAVI — Escorenews (рус.). escorenews.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  20. ElectroNic и Perfecto присоединились к Cloud9 — nafany и buster покинули команду (рус.). Cybersport.ru (14 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  21. Мы потеряли Cloud9. Кто виноват и могло ли быть иначе? Cyber.Sports.ru (3 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  22. ElectroNic покинул Cloud9 и присоединился к Virtus.pro (рус.). Cybersport.ru (15 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  23. [VOD] HLTV Awards 2022: Catch up on all of the awards and highlight moments from the night (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  24. ICE Challenge 2020 (ингл.). HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  25. ElectroNic развёлся с женой (рус.). Cybersport.ru (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.
  26. Electronic стал отцом (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә