Дженк Тосун
Клуб карьерасы
Дженк Тосун 1997 елдан Майндагы Франкфуртның «Айнтрахт» клубында тәрбияләнгән. Ун елдан артык «Айнтрахт»ның төрле яшьләр командалары өчен чыгыш ясап, 2008 елда дубль состав өчен уйный башлый. Тосунның «Айнтрахт» өлкәннәр командасында дебюты 2010 елның 8 маенда «Вольфсбург»ка каршы Бундеслиганың 34 тур матчында була. Тосун уенның 75 минутында Мартин Фенин урынына алмашка чыга[1]. Бу матч шулай ук Алмания чемпионатында Дженк өчен бердәнбер булып кала.
2011 елның гыйнварында Тосун Төркиянең «Газиантепспор» клубына күчә. Аның күчүе өчен «Газиантепспор» «Айнтрахт»ка 550 мең евро түләгән. Контракт өч ел ярымга имзаланган. Төркия чемпионаты сезонының икенче яртысында 14 матчта катнашкан, 10 гол керткән һәм 6 нәтиҗәле тапшыру биргән. Дүрт сезон эчендә Тосун Төркия чемпионатында «Газиантепспор» өчен 114 матч уйнаган һәм 43 гол керткән.
2014 елның җәендә ирекле агент булган Тосун Истанбулның «Бешикташ» командасы белән биш еллык контрактка кул куя[2]. «Бешикташ» белән бергә ике тапкыр Төркия чемпионы була, 2016/2017 сезонында 20 гол кертеп, чемпионатның иң яхшы бомбардирлары исемлегендә икенче урынны ала. 2017 елның җәендә Англиянең «Кристал Пэлас» клубы «Бешикташ»ка Дженк өчен 13,5 млн евро тәкъдим иткән[3]. Шулай ук Тосун белән кызыксынучылар арасында «Ньюкасл Юнайтед», «Тоттенхэм Хотспур» һәм «Эвертон» клублары булган. Һөҗүмче 2017/2018 Чемпионнар лигасының төркем турнирында дүрт гол керткәннән соң, Дженкны сатып алуда кызыксынучылар арасына Туринның «Ювентус» клубы да кушыла[4].
2018 елның 5 гыйнварында «Эвертон» Тосун күчүе турында игълан итә. Форвард Англия клубы белән 2022 елның июненә кадәр исәпләнгән контрактка кул куйган. Трансфер «Эвертон»га 27 млн фунт стерлингка төшкән[5]. 2018 елның 3 мартында «Бернли»га каршы уенда клуб өчен беренче гол кертә (1:2). 2017/18 сезонында АПЛда «Эвертон» өчен 14 матчта уйнаган һәм 5 гол керткән.
2020 елның 10 гыйнварында аренда хокукларында сезон азагына кадәр «Кристал Пэлас»ка күчә. 18 гыйнварда яңа команда өчен «Манчестер Сити» капкасына беренче гол кертә
2021 елның 1 февралендә аренда хокукларында 2020/21 сезон ахырына кадәр «Бешикташ»ка әйләнеп кайта. 2020/21 сезонында Төркия чемпионатында өч матч уйнаган һәм өч гол керткән.
Халыкара карьера
Тосун Алманиянең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен төрле яшь категорияләрендә чыгыш ясаган. 2010—2011 елларда ул 21 яшькә кадәрге Алмания яшьләр җыелма командасы өчен ике матч үткәрә һәм Англия яшьләр җыелма командасы капкасына гол кертә.
2011 елның 25 февралендә, Төркия җыелмасының баш тренеры Гус Хиддинк белән очрашудан соң, Тосун алга таба Төркияне халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәргә теләвен белдерә[6]. Шул ук елның 14 ноябрендә икенче Төркия җыелма командасы составында Норвегия командасына каршы кырга чыга. Төркиянең милли җыелма командасында аның дебюты 2013 елның 15 октябрендә Нидерланд җыелма командасына каршы дөнья чемпионатына квалификация турниры матчында була. Тосун Сельчук Инанны алыштырып, 74 нче минутта кырга чыга. Очрашу Голландиялеләрнең 2:0 исәбе белән җиңүе белән тәмамлана[7]. 2016 елның 25 мартында Швеция җыелмасы белән иптәшләрчә матчта 2 туп кертә һәм үз командасына җиңү китерә.
Казанышлар
Шәхси
- Төркиядә ел футболчысы: 2017
Искәрмәләр
- ↑ VfL Wolfsburg - Eintracht Frankfurt, May 8, 2010 - 1.Bundesliga - Match report (ингл.). Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2015.
- ↑ Cenk Tosun resmen Beşiktaş'ta (төр.). Sabah (4 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2015.
- ↑ Sarigul, Eren. Besiktas' Cenk Tosun open to England move despite Crystal Palace failed bid (ингл.). ESPN (20 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2017.
- ↑ O'Rourke, Peter. Juventus to battle Premier League clubs for Cenk Tosun - sources (ингл.). ESPN (17 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2017.
- ↑ Cenk Tosun: Everton £27m striker 'best in Europe' at his price - Sam Allardyce (ингл.). BBC (5 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2018.
- ↑ Cenk Tosun commits to Turkey (ингл.). Turkish Football Federation (25 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2015.
- ↑ Turkey - Netherlands, Oct 15, 2013 - World Cup qualification Europe - Match report (ингл.). Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2015.
Сылтамалар
- «Эвертон»ның рәсми сайтында [ингл.]
- Премьер-лиганың рәсми сайтында [ингл.]