Джон Бёрд

Джон Бёрд (ингл. John Bird; 1946 нчы елның 30 нчы гыйнварында, Ноттинг-Хилл, Лондон, Бөекбританиядә туган) — британ эшмәкәре һәм менеджеры, The Big Issue урам гәҗитенә нигез салучы, аның җитәкчесе һәм төп редакторы.

Биографиясе

Джон Бёрд 1946 елның 30 гыйнварында Бөекбританиядә, Лондонның Ноттинг-Хилл районында ярлы ирланд гаиләсендә дөньяга килә[2]. Ул алты малай арасында өченчесе була[3].

Ата-аналары торак өчен аренданы түли алмагач, биш яшеннән сукбайлык белән шөгыльләнә башлый[3] һәм җиде яшеннән алып ун яшенә кадәр ятимнәр йортында яши[4].

Яшүсмер чагында урамда яши, урлап дөнья күрә һәм төрмәгә эләгә[3][4]. Төрмәдән чыккач урамда яши һәм тагын төрмәгә утыра[4].

Полиция әзерлекләвеннән качып Парижга (Франция) кача, The Club исемле сәяси партиягә керә[3].

1970 нче елны сәясәттән китә һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый[4].

1991 нче елда Анита Роддик белән Body Shop косметика бизнесыннан табыш алганнан соң, 50 000 АКШ долларына ярлылык мәсьәләләрен чишүгә юнәлгән дөньяның иң танылган The Big Issue гәҗитенә нигез сала[3][5], ә 1995 нче елда The Big Issue Foundation фонды өйсезләргә ярдәм күрсәтә башлый[2].

The Big Issue Invest уңышлары өчен Джон Бёрд берничә бүләк ала: 1995 нче елның июнендә Британ империясе ордены иясе була, 1996 нчы елның маенда БМОның "Яхшы тәҗрибә" шорт-лист премиясен, 2004 нче елның октябрендә UN-Habitat Scroll of Honour Award премиясенә лаек була, 2004 нче елда BBC тарафыннан "Лондон легендасы" дип атала, ә 2006 нчы елда The Beacon Fellowship премиясен ала[6].

2007 нче елда Бёрд үзен Лондон мэры сайлавына ирекле кандидат итеп куям дип белдерә һәм үзенең манифестын игълан итә[7], әмма соңрак бу уеннан баш тарта[8].

2008 нче елның октябрендә Ernst & Young Джон Бёрдны "Елның социаль эшмәкәре" дип атый[9][10].

2009 нчы елда Бёрд, социаль эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен, үзенең The Big Issue Invest инвестиция фондын ача.

2013 нче елдан Плимут университетының шәрәфле докторы.

Искәрмә һәм сылтамалар

  1. ↑ 1 2 Lundy D. R. The Peerage (ингл.)
  2. ↑ 1 2 1049077 - THE BIG ISSUE FOUNDATION (ингл.). Charity Commission. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015.
  3. ↑ 1 2 3 4 5 Nick Davies. The big thing about the Big Issue (ингл.) (март 1994). — The Guardian. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015.
  4. ↑ 1 2 3 4 John Bird (ингл.). National Literacy Trust (2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015. Архивировано 27 сентябрь 2007 года.
  5. ↑ Boukhari, Sophie. The Press Takes to the Street (ингл.). UNESCO Courier (февраль 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015.
  6. ↑ Beacon Fellows (ингл.). beaconawards.org.uk. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015. Архивировано 24 март 2017 года.
  7. ↑ Big Issue owner unveils manifesto (ингл.). BBC (1 май 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015.
  8. ↑ Big Issue founder targets poverty (ингл.). BBC (18 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2015.
  9. ↑ Ernst&Young Entrepreneur 2008 award recipients 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.
  10. ↑ Richard Harpin, CEO of Homeserve Plc, is Ernst & Young ‘UK Overall Entrepreneur Of The Year 2008’

Чыганаклар