Джордж Митчелл
Джордж Джон Митчелл (ингл. George John Mitchell) — АКШ сәясәтчесе, Демократик фирка әгъзасы, АКШның Якын Көнчыгышта махсус вәкиле (2009—2011). 1980—1995 елларда — сенатор. «DLA Piper» юридик ширкәтенең шурасы рәисе.
1954 елда бакалавр дәрәҗәсен ала. Хокук буенча дәрәҗәгә (LL.B.) 1960 елда ирешә. 1995—2000 елларда Билл Клинтонның махсус киңәшчесе вазифаларын үти. 2009 елның 22 гыйнварыннан 2011 елның 14 маена кадәр АКШның Якын Көнчыгышта махсус вәкиле булып эшли[1].
Белфастның Король университеты канлеры (ингл. the Queen's University of Belfast).