Дилбәр Габдерахманова

Дилбәр Габдерахманова (1 май 1936) — Үзбәкстанда беренче хатын-кыз дирижер, ССРБ халык артисы (1977). Гилер исемендәге музыка мәктәбен (1945-55), Ташкент дәүләт консерваториясен бетергән (1960). 1957 елдан Нәваи театры (Ташкент) симфоник оркестрында эскрипкәче, 1960 елдан дирижер, 1974-1990 елларда баш дирижер. Репертуарында 60 тан артык опера һәм балет спектакльләре бар, шулар арасында «Аккош күле» (П. Чайковский), «Бакчасарай фонтаны» (Б. Асафьев), «Жизел» (А. Адан), «Спартак» (А. Хачатурян), «Сөю бөтие» (M. Әшрәфи), «Сәмруг» (Б. Бровцын), «Тановар» (А. Козловский).

Искәрмәләр

  1. 1 2 Абдурахманова Дильбар Гулямовна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.