Дина Садыйкова
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 30 ноябрендә ТАССР Аксубай районы Калиновка авылында туган.
«Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча Тәтеш педагогика укуханәсен (1980), соңрак Мәскәү дәүләт университетын (1988) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1980 ел — Аксубай районы Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбе укытучысы.
- 1988–1993 еллар — Үзбәкстан ССР Фәрганә шәһәрендә судья-стажёр, халык судьясы вазифаларын башкаручы, адвокат.
- 1993 ел — Чуаш Республикасы Юстиция министрлыгында белгеч.
- 1994 ел — Республика юстиция министры урынбасары.
- 1995–2000 еллар — Чуаш Республикасы юстиция министры.
- 2000–2005 еллар — РФ Юстиция министрлыгының Чуаш Республикасы буенча идарәсе башлыгы.
- 2005–2006 еллар — Федераль теркәү хезмәтенең Чуаш Республикасы буенча идарәсе башлыгы — республиканың баш дәүләт теркәүчесе.
- 2013 елдан — Мәскәүдәге 9-нчы арбитраж апелляция суды казые[2][3].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале;
- «Россия юстиция министрлыгына 200 ел» медале.
- РФ Юстиция министрлыгының «Анатолий Кони» медале;
- II дәрәҗә «Тырышлык өчен» медале;
- РФ Юстиция министрлыгының «Россия җинаять-башкару системасына 125 ел» медале;
- РФ Хөкүмәте каршындагы Росвоенцентрның «Россия патриоты» истәлек медале.
- РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Мактау грамотасы;
- Россия Федерациясе Хөкүмәте Мактау грамотасы;
- Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Мактау грамотасы;
- Россия Федерациясе Югары Арбитраж Суды Рәхмәте;
- Тугызынчы арбитраж апелляция суды Рәхмәте.
Искәрмәләр
- ↑ Рravo.ru сайтында
- ↑ 9-нчы ААС сайтында казыйлар исемлеге
- ↑ РФ Президенты указы, 29.08.2013 № 688