Дмитрий Иловайский

Дмитрий Иловайский (Дмитрий Иван улы Иловайский, 6 (18) март 183215 февраль 1920(1920-02-15) (87 яшь)) — тарихчы, рус тарихы докторы (1870), яшерен киңәшче, Мәскәү университеты укытучысы, публицист. Рус дәүләтенең Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм татар ханлыклары белән мөнәсәбәтләрен тикшергән; Алтын Урда хакимиятенең удел һәм Мәскәү Русиясенә тәэсирен күрсәткән. Рус һәм гомуми тарих буенча дәреслекләр авторы, Казан университеты каршындагы археология, этнография һәм тарих җәмгыяте әгъзасы.

Искәрмәләр