Дмитрий Мигунов

Дмитрий Андрей улы Мигунов (Дмитрий Мигунов, рус. Дмитрий Андреевич Мигунов, 21 ноябрь 1992, Уфа) — Россия һәм Франция шорт-трекчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры (2015)[1]. 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнашучы, эстафетада ике тапкыр Европа чемпионы (2014, 2015) һәм 500 метрлы дистанциядә дөнья кубогы иясе (2014/2015, 2015/2016).

Беренче тренеры — Владимир Кяк, шәхси тренеры — Андрей Максимов.

Уфа шәһәренең 1 нче Олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе[2]. Смоленск дәүләт Олимпия резервы училищесын тәмамлый.

Тормыш юлы

Мигунов олылар арасындагы халыкара ярышларда беренче тапкры 2011 елның февралендә катнаша: Дрездендагы Дөнья кубогы этабында 500 метрлы дистанциядә 21 нче урынны ала. 2014 елгы Европа чемпионатында эстафетада чемпион була, ә мартта Монреальдәге Дөнья чемпионатында эстафетада 4 нче урынны ала. Солт-Лейк-Ситида 2014/2015 елгы Дөнья кубогының беренче этабында эстафетада беренче җиңүен яулый. Шул ук сезонда ул 500 метрлы дистанциядә өч тапкыр җиңә һәм берничә тапкыр почет пьедесталына күтәрелә 2015 елның гыйнварында Европа чемпионатында эстафетада чемпион була һәм сезонны 500 метрлы дистанциядә Дөнья кубогы зачетында беренче баскычта тәмамлый. Киләсе елда ул Дөнья кубогы этапларында эстафета составында һәм 500 метрлы дистанциядә беренчелекне саклап кала һәм кабат дөнья кубогы иясе була.

2016 елның җәендә Мигунов сәбәпләрен аңлатмыйча, Россия җыелма командасыннан читләштерелүе турында хәбәр итә[3]. Башта ул туган шәһәре Уфада, аннары Польшада Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Себастьян Крос җитәкчелегендә OTTO Team командасы составында күнегүләр ясый, ә соңрак Франция җыелма командасына кушыла[4]. Россиядән башка бернинди җыелма команда өчен дә чыгыш ясый алмаган «карантин» вакыты 2017 елда тәмамлана[5][6].

2018 елгы Европа чемпионатында Франция милли җыелма командасы өчен беренче тапкыр чыгыш ясый. Мигунов эстафетада стартка чыга, индивидуаль дистанцияләрдәге узышларда спортчы катнашмый[7].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының сәләтле яшьләргә ярдәм итү премиясе (2012)[8].

Искәрмәләр

  1. Министерство спорта Российской Федерации. Приказ Министерства спорта Российской Федерации от 28 октября 2015 г. № 149-нг "О присвоении почетного спортивного звания «Заслуженный мастер спорта России»". ФГБУ «Федеральный центр организационно-методического обеспечения физического воспитания» (ФГБУ «ФЦОМОФВ») (28 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2026.
  2. Спортсмены. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2014. Архивировано из оригинала 9 гыйнвар 2014 года.
  3. Шорт-трекист Мигунов о своем отстранении от сборной России - Газета.Ru. gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано 27 март 2018 года.
  4. Отстраненный от сборной России шорт-трекист Мигунов тренируется с польской командой. news.sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано 27 март 2018 года.
  5. Дмитрий Мигунов: «Другие сборные предлагают мне выступать за их команды» (рус.). news.sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано 27 март 2018 года.
  6. Российский шорт-трекист Мигунов намерен сменить спортивное гражданство - Спорт - ТАСС (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано 27 март 2018 года.
  7. Экс-шорт-трекист сборной России Мигунов дебютировал за национальную команду Франции (рус.). rsport.ria.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2018. Архивировано 27 март 2018 года.
  8. Министерство образования Оренбургской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2014.