Дмитрий Татаринов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Дмитрий Татаринов
Татаринов Дмитрий Иванович.jpg
Туган көне 18 октябрь 1877(1877-10-18)[1]
Туган
Вафат көне 25 июль 1956(1956-07-25) (78 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге табиб
Бүләк һәм премияләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Татаринов Дмитрий Иванович (18 октябрь 1877 ел — 25 июль 1956 ел) — галим-терапевт, югары мәктәп хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1905), профессор (1934). РСФСР-ның 1 нче һәм 2-нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1940), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1944), Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1944) кавалеры

Дмитрий Иванович Татаринов 1877 елның 18 октябрендә Ырынбур губернасы Верхнеурал өязе Белорет Заводы бистәсендә [2] туган. 1901 елда Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый.

1901-1912 елларда Мәскәү университетының медицина факультеты ординаторы, клиника ассистенты. 1912-1914 елларда мәктәп табибы. 1914-1918 елларда Уфада Бөтенрусия земство берлеге госпиталендә бүлек мөдире. 1918-1920 елларда Томск кала поликлиникасы мөдире.

1920-1934 елларда Уфаның 2 нче һәм 3-нче дәваханәләрендә терапия бүлеге мөдире.

1934-1956 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире булып эшли. Башкорт медицина институтында 3 кафедра оештыра: эчке авырулар пропедевтикасы, госпиталь һәм факультет терапиясе. Эчке авыруларны гыйльми эзләнү үсешенә, Башкорт АССРда терапевтик хезмәтне барлыкка китерүгә зур өлеш керткән.

Төп фәнни хезмәтләре ашказаны-эчәк тракты авыруларын, йөрәктәге физик кимчелекле, ревматизмны, сепсисны өйрәнүгә багышланган. 50-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән (1944).

ВКП(б) әгъзасы. 1 нче һәм 2-нче чакырылыш РСФСР-ның Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1956 елда Уфада вафат була.

  1. Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. [хәҙер Башҡортостан Республикаһының Белорет ҡалаһы]
  • Татаринов Дмитрий Иванович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 16 ноябрь 2018)