Дьёрдь Лукач

Дьёрдь Бернат Лукач (маҗар. Szegedi Lukács György Bernát[4], чын исем Дьёрдь Бернат Лёвингер, маҗар. Löwinger György Bernát; 13 апрель 1885, Будапешт4 июнь 1971, Будапешт ) — Маҗарстан Фәлсәфәче-Марксист, җәмәгать эшлеклесе, әдәби тәнкыйтьче. будапешт мәктәпне нигез салучы.

Фәлсәфәдә һәм әдәби тәнкыйтьтә түбәндәге мәсьәләләрне эшләүгә өлеш кертте: Читләшү, Роман теориясе,Пролетариат авангарды фиркасе

Ике тапкыр Маҗарстан мәдәният министры була: Маҗарстан Совет Республикасы вакытында һәм 1956 елгы Маҗарстан баш күтәрүсе вакытында. Маҗарстан Совет республикасында шулай ук Кызыл Армия комиссары булды. 1928 елда кыска вакытка Маҗарстан Комунистик Фиркесе җитәкләрды.

Тәрҗемәи хәле

Бай яһүд гаиләсендә туа. Гаиләдә сөйләм теле Алман теле була. Будапешт, Берлин һәм Һайделберг университетларында фәлсәфәне укы. 1906 елда икътисад буенча докторлык диссертациясен, 1909 елда Будапиш үнивирсититендә фәлсәфә буенча докторлык диссертациясен яклый. Будапештта укыган вакытта Социалистик фикерләр белән мавыга.

1912-1918 елларда Һайделбергта яшәгән. Макс Вебер, Георг Зиммел, Эрнст Блох белән танышты. 1918 елда, Бела Кун йогынтысында Маҗарстан Комунистик Фиркасенә керә.

Маҗарстан Совет Республикасы вакытында Мәгариф һәм мәдәният комиссары һәм Маҗарстан Кызыл Армиясенең бишенче дивизиясе комиссары була. Республика таркалганнан соң, 1919-1929 елларда яшәгән Венага китә. Маҗарстан Комунистик Фиркасенең яшерен эшчәнлегендә катнаша. 1928 елда МКФ Үзәк Комитеты Генераль секретаре итеп сайлана, әмма тиздән Коминтерна Башкарма комитеты тарафыннан "уң тайпылыш" өчен постыннан алына.[5]

1929-1931 һәм 1933-1945 елларда Мәскәүдә яшәгән. 1941 елда кулга алына, әмма сугыш башлангач азат ителә. Сугыш вакытында совет Маҗар телле "Кошут" радиосына тапшырды.

Бу елларда Лукач «XIX гасырның әдәби теориясе һәм марксизм» (1937) җыентыкларында җыелган эшләр язылган, шулай ук «реализм тарихына» (1939), «тарихи роман», « Гөте һәм аның чоры», «Яшь Һегел» һ.б.

Маҗарстан азат ителгәннән соң, туган ягына кайта. Будапиш университетындә укытыра, Маҗарстан Фәннәр академиясендә эшли .

1956 елгы Маҗарстан Инкыйлаб вакытында Имре Надь хөкүмәтендә мәдәният министры була. Яшерен коммунистлар һәм социалистик оешмалар белән кушылулар аша рәсми коммунистлар партиясен яңарту яклы була. Революция җиңелгәннән соң Румыниягә депортацияләнгән. 1968 елда Чехословакиядә булган вакыйгалар вакытында Советлар Союзы сәясәтеннән тәнкыйтьлә.[6] 1957 елда Будапештка кайта. 1971 елда үпкә яман шешен сәбәпнән үлә.

Фәлсәфә

Иҗтимагый фәлсәфә

Дьердь Лукач сыйнфый аңы, матдилөштерү, идеология һәм читләшү проблемаларына үз эшләрендә зур игътибар бирә.

Ул марксизм — әзер җаваплар җыелмасы түгел, ә даими үзгәреп торучы хәлләрдә яңа җаваплар эзләү алымы — диалектик материалализм, дип яза.

Ул идеологияне өстенлек сыйныфны аңын нәтиҗәсе гадиләштерү буларак аңлый. Идеология җәмгыять белән субъектның катлаулы социаль диалектик бәйләнешеннән Аерылган объектив позиция эшләү иллюзиясен булдыра. Бу җәһәттән сыйныф аңына идеология каршы килә, ә чынбарлык мифка каршы килә. Пролетариатның сыйнфый аңы, пролетариатның социаль хәле аркасында - ул матдилөштерү җиңә һәм социаль чынбарлыкны үзгәртә торган аңы.

Лукача фәлсәфәсендә матдилөштерү - капиталистик җәмгыятьнең төп үзенчәлеге. матдиләштерергән мөнәсәбәтләр булалар төп формасы иҗтимагый мөнәсәбәтләр. Шуның белән бергә кеше шәхесен матдилөштерү дә бара.

Үз чиратында, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне матдилөштерү иҗтимагый читләшү китереп чыгара. Аңарга заман дәүләтләрен (капиталистик һәм социалистик) Лукач читләшүның җәмгыятьләре кебек күргән.[7]

Эстетика

Лукач үзенчәлекле эстетик теориясен булдырган. Аны аңлауда субъектның аңы чынбарлыкны тулысынча чагылдырмый, әмма субъектның аңы чынбарлыкны чагылдыру процессында үзе формалаша. Шуңа күрә эстетик чагылышы, аңы чынбарлыкка якынайта, ә фәнни чагылышы яктан читләштерә.

Шуңа күрә әдәбиятта ул иң беренче реализм бәяли. Әмма Лукач реализмны шактый киң аңлый - идеологиядән арынган аңда чынбарлык чагылышы кебек.

Төп әсәрләр

  • Күңел һәм формалары. (1911)
  • Тактика һәм этика. (1919)
  • Роман теориясе. (1920)
  • Тарих һәм сыйнфый аңы (1923)
  • Пролетариатны аңы һәм матдилөштерү. (1923) (Neuauflage Bielefeld: Aisthesis 2015, ISBN 978-3-8498-1117-4)
  • Ленин: аның идеяләре бәйләнешлек арасында очеркы. (1924)
  • XIX гасырның әдәби теорияләр һәм марксизм. (1937)
  • Тарихи роман. (1937)
  • Яшь Һегел. (1938)
  • Реализм Тарихка. (1939)
  • Акылны җимерү. (1954)
  • Башлап Ницше кадәр Гитлер яки иррационализм һәм алман сәясәте. (1962)
  • Эстетиклыкны үзенчәлекләре. (1963)

Искәрмәләр

  1. 1 2 Краткая литературная энциклопедия (рус.)М.: Советская энциклопедия, 1962.
  2. 1 2 Gyorgy Lukacs // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. 1 2 3 Лукач Дьёрдь // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Күп кенә чыганакларда, бигрәк тә Көнбатышта, ул тапшырыла алман формасында Георг Бернхард Лукач фон Сегедин, алман. Georg Bernhard Lukács von Szegedin
  5. Michael Löwy. Georg Lukács — from Romanticism to Bolshevism. NLB, 1979. P. 203.
  6. Розенфельд И. В. Третий марксизм: Очерк современной левой идеологии. Санкт Петербург: Крипта, 2018. б. 267. ISBN 978-5-600-02258-4
  7. Демченко Л. М., Масгутова Л. М. Особенности концепции отчуждения в философии К. Маркса и Д. Лукача // Вестник ОГУ. 2005. №1. URL: https://cyberleninka.ru/article/n/osobennosti-kontseptsii-otchuzhdeniya-v-filosofii-k-marksa-i-d-lukacha (дата обращения: 03.06.2019).