Дәүләт автомобиль инспекциясе көне
Дәүләт автомобиль инспекциясе көне | |
---|---|
Рәсми исем | Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе көне |
Кабул ителгән | 2009 ел |
Уздырылу урыны | Россия |
Үткәрелү көне | 3 июль |
Дәүләт автомобиль инспекциясе көне (рус. День ГИБДД, День ГАИ, День Госавтоинспекции) — Россия Федерациясендә ел саен 3 июльдә билгеләп үтелә торган юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
Тарихы
1936-1940 еллар
ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә оештырыла. Нәкъ менә шул вакытта Халык комиссариатлары Советының 1182 номерлы «CCРБ Эчке эшләр халык комиссариатының Эшче-крестьян милициясе баш идарәсе Дәүләт автомобиль инспекциясе турында нигезләмә»се кабул ителә.
1936 елдагы юл хәрәкәте кагыйдәләре чыганагында болай диелгән: «Барлык урам хәрәкәте түбәндәге тәртипкә буйсынырга тиеш: җәяүлеләр — кул арбасына, кул арбасы — ат тотучыга, ат тотучы — автомашинага, ә гомуми кулланыштагы автомашинага — махсус билгеләнгән барлык машиналарга һәм автобуска юл бирә».[1]
Яңа бүлек үзенә йөкләнгән бурычларны актив рәвештә үтәргә керешә — аварияләр белән көрәшә, автотранспорттан дөрес файдалануның техник нормаларын эшли, машина йөртүчеләрне әзерләү һәм укыту-өйрәтү эшен контрольдә тота. Шулай ук юл-транспорт вакыйгалары исәбен алып бара, аларның сәбәпләрен ачыклый, юл-транспорт хәрәкәтен бозучыларны җаваплылыкка тарта, номер билгеләрен, техник паспортларны, юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан автомобильчеләрне эзләү белән шөгыльләнә.
ДАИ бүлегенең беренче җитәкчеләре — Владимир Яковлевич Рубинштейн, дәүләт куркынычсызлыгы майоры Иван Ефремович Жуков һәм 3 нче ранглы милиция комиссары Николай Васильевич Соколов була. Н.И. Соколов инспекция белән 16 ел (сугышка кадәр, сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда) җитәкчелек итә.
ДАИ бүлеге беренче «ССРБ юлларында һәм шәһәр урамнарында машина йөртү өчен стандарт кагыйдәләр»не бастырып чыгара.
Беренче Дәүләт автоинспекторларының эзлекле эше акрынлап уңай нәтиҗәләр бирә: юл-транспорт һәлакәтләре һәм алардагы корбаннар саны тотрыклы кими бара.
1941-1945 еллар
Сугышның беренче атналарында Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген сугыш шартларына яраклаштырып кора. Милиция хезмәткәрләренең дүрттән бер өлеше хәрби һәм башка корылмалар төзелешенә мобилизацияләнә. Броньнары булуга карамастан, үз теләкләре белән фронтка китүчеләр дә күп була. Фронтовик ир-атларны хатын-кызлар алыштыра. Мәсәлән, Мәскәүнең Совет һәм Фрунзе районнары бүлекләрен Е.Д. Сагирашвили җитәкли. Соңрак ул милиция майоры дәрәҗәсен ала.
Урам хәрәкәтен көйләү бүлеге һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәтләренең 1941 елның ноябреннән 1943 елның мартына кадәр «Тормыш юлы» дип аталган һәм стратегик әһәмияткә ия булган юл өлешендә күрсәткән хезмәтләре батырлыкка тиң. Алар блокададагы шәһәрдән хәрәкәт иткән эвакуация поездларының һәм шәһәргә юнәлгән автотранспортларның хәрәкәтен өзлексез тәэмин итәләр. 1942 елның 9 маенда Советлар Берлеге Югары Советы Президиумы боерыгы белән ДАИ хезмәткәрләренең зур өлеше орден-медальләр белән бүләкләнә.
1945-1959 еллар
«Барлык хезмәткәрләр, шул исәптән начальник та, эштә мотоциклларда йөри иде. Өлкә юллары берсеннән-берсе начаррак: 60 чакрым юлны узу өчен тәүлеккә якын вакыт китә. Ул вакытта эш кораллары — гади сыбызгы һәм жезл гына. Беренче өч светофор 1950 елда барлыкка килде. Ләкин аларны да кул белән алыштырырга кирәк» (Калуга өлкәсенең Урам хәрәкәтен көйләү бүлеге взводының беренче командиры милиция лейтенанты А.В. Чуриков истәлекләреннән).[2]
1954 елда ССРБ Криминалистика фәнни-тикшеренү институты (НИИК) составында хәрәкәт иминлеге бүлеге оештырыла.
1956 елда РСФСР Министрлар Советы 382 номерлы «Автомобиль транспортында һәм шәһәр электр транспортында аварияләргә каршы көрәш чаралары турында»гы Карары нигезендә Дәүләт автоинспекциясенә исерек килеш йөртүчеләрне йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүне тыю хокукы бирелә.
Шул ук елны ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы итеп милиция полковнигы А.М. Кормилицын билгеләнә.
1960-1970 еллар
1960 елларда Coвeтлар Берлеге Халыкара юл хәрәкәте турында кoнвeнциягә кушыла, ә 1961 елның 1 гыйнварыннан бердәм юл йөрү кагыйдәләре гамәлгә кертелә.
Советлар Союзы буенча бердәм машина йөртү таныклыгы бланкларының үрнәге, автомототранспорт өчен техник паспортлар һәм номер билгеләре үрнәкләре кертелә. ССРБ территориясендә автотранспортны теркәү һәм исәпкә алу, техник тикшерү уздыру кагыйдәләре, юл-транспорт һәлакәтләрен исәпкә алу ысуллары, автотранспорт һәм шәһәр электр транспорты йөртүчесенә квалификация бирү тәртибе буенча бердәм кагыйдәләр эшли башлый.
1963 елның 1 июлендә яңа «Юл тамгалары һәм күрсәткечләре» 10807-64 нче ГОСТ гамәлгә керә, шулай ук халыкара хәрәкәттә катнашкан транспорт чаралары өчен махсус аерылып тору билге стандарты кулланыла башлый.
1998 елның июнь аеннан ДАИ Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) дип үзгәртелә, 2002 елның 2 июленнән кабат Госавтоинспекция дип йөртелә башлый.[3]
2009 елның 3 июлендә Россия Федерациясе эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев Россия Эчке эшләр министрлыгының 502 номерлы «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе көнен игълан итү» турындагы Боерыгына кул куя.[4][5]
Россия бөтен дөнья буенча юлларда үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр санын киметү өлкәсендә глобаль чаралар күрүдә активрак катнаша башлый. 2007, 2008, 2010 һәм 2012 елларда Санкт-Петербургта «Тормыш иминлеге өчен юл куркынычсызлыгы» халыкара конгресслары уза. Аларның төп оештыручылары БДБ Парламентара Ассамблеясе һәм Россия Дәүләт автоинспекциясе була.
2009 елның ноябрендә Мәскәүдә мөһим чара — юл иминлегенә багышланган «Хәрәкәт итәргә вакыт» Беренче Бөтендөнья Министрлар Конференциясе үткәрелә. Анда 150 илдән вәкилләр катнаша. Әлеге конференция нәтиҗәсендә, 2010 елның мартында, БМО Генераль Ассамблеясе резолюция кабул итә: 2011-2020 еллар — «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча унъеллык» дип игълан ителә. Һәр илдә юлдагы үлемнәр санын киметү буенча милли программалар кабул ителергә тиеш була.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының бу карары нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «2013-2020 елларда юл иминлеген яхшырту» федераль максатчан программасы кабул ителә.
Дәүләт автоинспекциясенең мөһим эшчәнлек юнәлешләренең берсе — юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә пропаганда-агарту эшчәнлеге. Шушы максат белән федераль дәрәҗәдә «Зебра», «Яктыртыл! Юлда яхшырак күрен!» һәм «Җәяүле җәяүлеләр юлына!», «Игътибар — җәяүле», «Шлем — барсына баш», «Ашыгырга урын юк», «Әдәпле машина йөртүче», «Иминлек каешыгызны эләктерегез!» һәм юл хәрәкәте катнашучыларының куркынычсызлыгын күтәрүгә юнәлтелгән «Автокәнәфи - балаларга!» акцияләре уза.
Бәйрәм итү
Бу көнне бөтен ил буенча Дәүләт автоинспекциясенең алдынгы хезмәткәрләре өчен тантаналы чаралар оештырыла: дәүләт бүләкләре һәм мактау кәгазьләре тапшырыла. Юлларда хәрәкәт тәүлек буе тукталмаганга, күпләр һөнәри бәйрәмнәрен постта үткәрәләр. Кагыйдә буларак, бу көнне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре парад формасын кия, ә машина йөртүчеләр аларны сигнал биреп сәламли.
Искәрмәләр
- ↑ История Госавтоинспекции .
- ↑ Борцы за безопасность на дорогах празднуют 75-летие ГАИ-ГИБДД (3 июль 2011).
- ↑ Указ Президента РФ от 2 июля 2002 г. № 679 «О Внесении изменений и дополнений в Указ Президента Российской Федерации от 15 июня 1998 г. № 711» . Дата обращения: 16 апрель 2013. Архивировано 4 март 2016 года.
- Wayback Machine
- ↑ Архивированная копия . Дата обращения: 11 август 2009.