Евгений Пригожин

Евгений Виктор улы Пригожин (1961 елның 1 июне, Ленинград) — Россия бизнесмены, ресторатор, кейтеринг бизнесы хуҗасы. Пригожин компаниясе Россиядә дәүләтнең югары затларын тукландыруны оештыру белән шөгыльләнә, шуның нәтиҗәсендә ММЧда «Путин пешекчесе» дигән исем ала[6][7].

«Деловой Петербург» басмасы үзенең 2019 елгы «миллиардерлар рейтингы»нда Евгения Пригожинны 72 нче урынга куя[8]. 2016 елда «Город 812» басмасы версиясе буенча Санкт-Петербургның иң йогынтылы 30 кешесе исемлегенә керә[9].

2016 елдан — АКШ санкцияләре астында, 2020 елдан — Аурупа берлеге һәм Бөекбритания[10], 2022 елдан — Канада[11] һәм Япония[12].

Тәрҗемәи хәле

Евгений Пригожин 1961 елның 1 июнендә Ленинградта (хәзерге Санкт-Петербург шәһәре) туа. 1977 елда 62 нче спорт мәктәп-интернатын (хәзер 1 нче Олимпия резервы көллияте) тәмамлый. Чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә.

1979 елның 29 ноябрендә Ленинградның Куйбышев суды Пригожинны РСФСР Җинаять кодексының 15 һәм 144 маддәләре буенча 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. 1981 елда Жданово суды аны РСФСР Җинаять кодексының «урлау», «талау», «караклык», «балигъ булмаганнарны җинаятьчелеккә тарту» маддәләре буенча 13 елга ирегеннән мәхрүм итә[13][14]. 1988 елда аны кичерәләр һәм 1990 елда ул колония-поселениедән чыга.

РБК мәгълүматларына караганда, Пригожин «провизор-фармацевт» белгечлеге буенча Ленинград химия-фармацевтика институтын тәмамлый.

1990 елда Ленинградта хот-дог сату челтәре оештыра[15]. 1993 елда «Контраст» супермаркетлар челтәре идарәчесе була. 1995 елда челтәр 10 кибеткә кадәр арта. 1996 елның декабрендә партнёрлар белән бергә Петербургта РФА зоология институты бинасында беренче «Иске таможня» элита ресторанын[16], 1998 елның язында, финанс һәм сәяси элита арасында популяр урынга әверелгән «New Island» ресторанын ача. 1999 елның җәендә анда Сергей Степашин һәм ХВФ башлыгы-идарәчесе Мишель Камдессу очраша. 2001 елда «New Island» бортында Россия һәм Франция Президентлары Владимир Путин һәм Жак Ширак кичке аш уздыралар. Биредә 2002 елның маенда Владимир Путин Джордж Буш-кечене кабул итә, 2003 елның көзендә Путин суднода туган көнен билгеләп үтә.

2002 елдан 2012 елга кадәр «Блин-Дональтс» тиз туклану челтәрен үстерә. 2003 елда бер ресторанның ачылышында Санкт-Петербург губернаторы Владимир Яковлев һәм Чили Президенты Рикардо Лагос килә.

2000 нче еллардан төзелеш проектларында катнаша[17].

2018 елда Владимир Путин журналистларга биргән интервьюсында (NBC дан Мегин Келлига һәм ORF дан Армина Вольфуга) Пригожин белән шәхсән таныш булуын раслый[18][19].

Гаилә

Өйләнгән. Балалары: улы Павел, кызы Полина[20].

2003 елда Пригожин Павел һәм Полина белән бергә «Индрагузик» әкиятләр китабын яза һәм аны 1000 данә тираж белән бастыра. Китап сатылмый, ә югары дәрәҗәле һәм танылган кешеләргә бүләк итеп бирелә[21].

Медиахолдинг

РБК журналын тикшерү буенча, 2017 елның июнендә Евгений Пригожин хакимияткә карата лояль позициядә торучы илдә иң эре медиахолдингларның берсен булдыру һәм финанслау артында торырга мөмкин. 2014 елның май-июнь айларында «Федераль яңалыклар агентлыгы» эшли башлый, ул вакытлар узу белән «Медиа фабрикасы» кебек танылган 16 яңалык сайтына кадәр үсә.

2017 елның февраленә басмаларның айлык аудиториясе 36 миллион кешегә җитә, ул «РИА Новости» һәм «Комсомольская правда» күрсәткечләрен узып китә[22]. Шул ук вакытта «Медиалогия» мониторинг системасы «Федераль яңалыклар агентлыгы»н Россия массакүләм мәгълүмат чаралары арасында цитаталылык буенча җиденче урынга куя.

2019 елның 4 октябрендә Ачык медиа «Патриот» медиахолдингын төзү турында хәбәр итә, аңа Медиа фабрикасы басмаларының бер өлеше керә.

Бүләкләр

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014 елның 22 мае) — ирешелгән хезмәт казанышлары, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, космосны үзләштерүдә, гуманитар өлкәдә, законлылыкны ныгытуда, актив законнар чыгару һәм иҗтимагый эшчәнлектә, күпьеллык намуслы хезмәте өчен[23];
  • I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалеры;
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале.

Искәрмәләр

  1. Бурная молодость «кремлевского ресторатора» (рус.)Росбалт, 2018.
  2. Evgenij Viktorovič Prigožin // MAK (польск.)
  3. http://whoiswho.dp.ru/cart/person/93639/
  4. http://www.forbes.ru/kompanii/potrebitelskii-rynok/235779-rassledovanie-kak-lichnyi-kulinar-putina-nakormit-rossiiskuyu-a
  5. https://www.idnes.cz/zpravy/zahranicni/jevgenij-prigozin-majetek-luxus-kone-umeni-obchody-sankce.A230427_084315_zahranicni_pitt
  6. СМИ: Евгений Пригожин был на переговорах Шойгу с ливийским маршалом (рус.). Русская служба BBC (9 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2019. Архивировано 25 март 2019 года.
  7. FBI Adds ‘Putin’s Chef’ to Wanted List, Offers $250K Reward (ингл.). The Moscow Times (26 февраль 2021). Архивировано 24 июнь 2021 года.
  8. Деловой Петербург: Справочник «Кто есть кто»: Пригожин Евгений Викторович. Деловой Петербург. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 декабрь 2021. Архивировано 26 гыйнвар 2022 года.
  9. Самые влиятельные люди Петербурга - 2016 (30 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2017. Архивировано 5 июнь 2017 года.
  10. Великобритания следом за ЕС ввела санкции против бизнесмена Пригожина (рус.). Interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2022.
  11. Канада вводит санкции против Грефа, Шувалова, Пригожина, Ротенбергов, 351 депутата Госдумы (версия 2) (рус.). SWI swissinfo.ch. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2022. Архивировано 21 апрель 2022 года.
  12. Япония ввела санкции против 17 граждан РФ. В список вошли основатель "Реновы" Вексельберг, родственники Ковальчука и глава КПРФ Зюганов (рус.). Настоящее Время. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2022.
  13. Росбалт 21.09.2018 Илья Давлятчин Бурная молодость «кремлевского ресторатора» 2018 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  14. За что в 1981 году в СССР судили Евгения Пригожина, которого теперь весь мир знает как «повара Путина». Публикуем текст судебного документа (рус.). Meduza. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2021. Архивировано 15 июнь 2021 года.
  15. Евгений Вышенков. «С каждого ларька платил по 100 долларов бандитам». Online812 (28 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2017. Архивировано из оригинала 4 июнь 2012 года.
  16. Вера Кочеткова. Богатые люди Петербурга: Евгений Пригожин. Деловой Петербург (18 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2018. Архивировано 4 март 2018 года.
  17. Мария Тирская. Евгений Пригожин отсудил право на застройку. Деловой Петербург (25 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2017. Архивировано 4 июнь 2016 года.
  18. Интервью американскому телеканалу NBC«Кремлин.ру», 10.03.2018 2018 елның 16 июнь көнендә архивланган.
  19. 6 жестких вопросов Путину: о Пригожине, MH17 и фотографиях топлесРусская служба BBC, 05.06.2018 2018 елның 21 июль көнендә архивланган.
  20. Татьяна Прогацкая. «ДП» изучил, кто и сколько зарабатывает на строительстве «энергетических» пирамид [недоступная ссылка — история]. Деловой Петербург. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2017.(үле сылтама)
  21. Ресторатор Пригожин знает все об индрагузиках. www.dp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2020. Архивировано 20 июнь 2020 года.
  22. Андрей Захаров, Полина Русяева. Расследование РБК: как из «фабрики троллей» выросла «фабрика медиа». РБК (24 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2017. Архивировано 17 июнь 2017 года.
  23. Указ Президента Российской Федерации от 22 мая 2014 года № 357 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2017. Архивировано 24 октябрь 2017 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә