Екатерина Приходько
SEO_description | Приходько Екатерина Петровна — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
---|---|
Ватандашлык | |
Җенес | хатын-кыз |
Туу датасы | 19 апрель 1924 |
Вафат булу урыны | |
Бүләкләр | |
Вафат булу датасы | 21 гыйнвар 2006 (81 яшь) |
Һөнәр төре | тимер юлчы |
Туу урыны | |
SEO_title | Приходько Екатерина Петровна — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Екатерина Петровна Приходько (1924 ел 19 апрель — 21 гыйнвар 2006 ел) — совет тимер юл транспорты алдынгысы, Мурманск өлкәсенең Кандалакша шәһәре ССРБ транспорт төзелеше министрлыгының 314 нче номерлы «Кандалакштрансстрой» трестының төзелеш-монтаж поезды монтерлары бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое (1971).
Тәржемәи хәле
Екатерина Петровна Приходько 1924 елда Чернигов өлкәсенең Сосницкий районы Спас авылында украин гаиләсендә туа. 15 яшендә җирле колхозга эшкә урнаша. 1939 елда балалар бакчасы тәрбиячесе курсларында белем ала. Һөнәре буенча туган авылында эшли башлый.
1957 елда Кола ярымутравының Кандалакша шәһәренә күченә. Башта юл эшчесе булып эшләде, соңрак аңа 314нче номерлы «Кандалакштрансстрой»трестының төзелеш-монтаж поездының монтажчылар бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аның бригадасында 18 хатын-кыз эшли, яңа юллар салу белән шөгыльләнәләр.
Җиденче бишьеллык нәтиҗәләре буенча Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.
СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 7 маендагы Указы белән тимер юл элемтәсен оештыруда аерым казанышлары һәм югары җитештерү казанышлары өчен Екатерина Петровнага Приходькога Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.
Кандалакш шәһәрендә яши. 1980 елда лаеклы ялга чыга һәм туган Чернигов шәһәренә күченә.
Екатерина Петровна Приходько 2006 елның 21 гыйнварында вафат була.
Бүләкләре
Хезмәттәге уңышлары өчен б=лёклёнё:
- «Урак һәм Чүкеч» медале (07.05.1971)
- Ленин ордены (07.05.1971)
- Хөрмәт Билгесе ордены (28.07.1966)
башка медальләр.
Искәрмәләр
Чыганаклар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Екатерина Приходько