Елена Гнесина

 

Елена Фабиановна Гнесина (18 май [30 май1874, Дондагы Ростов4 июнь, 1967, Мәскәү) — СССР һәм Россия пианисты, педагог. РСФСРның атказанган артисты (1925), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1935). Музыка училищесын апалары белән берлектә ача (хәзер Гнесиннар исемендәге Мәскәү балалар музыка мәктәбе, Гнесиннар музыка училищесы, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе).

Биографиясе

Елена Гнесина раввин Гнесин Фабиан Осипович гаиләсендә туган; әнисе — Флетзингер-Гнесина Исаевна[3], җырчы, С.Монюшконың укучысы. Үзенең музыкаль белемен Дондагы Ростовта ала[4]. 1893 елда Елена Фабиановна Мәскәү консерваториясен В.И.Сафонованың фортепиано классы буенча тәмамлый; укытучылары арасында А.С. Аренский һәм И.С. Танеев була. Апалары Евгения һәм Мария белән бергә 1895 елның февралендә музыкаль училище оештыра, соңыннан ул Гнесиннар исемендәге музыка училищесы һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе була. Училищеның директоры, сәнгать җитәкчесе, профессоры була, ә 1944 елда — Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка-педагогия институтында Фортепиано классын, шулай ук фортепиано укыту методикасын алып бара. «Фортепиано өчен әлифба» һәм башка методик хезмәтләрнең авторы булып тора.

undefined

Гнесина Елена Фабиановна 1967 елның 4 июнендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнә. Елена Фабиановна рус фортепиано мәктәбенең иң яхшы традицияләрен үстерә. Аның укучылары билгеле пианистлар Л. Н. Оборин, композитор А. И. Хачатурян, дирижер Е. Ф. Светланов, дирижер Г. Н. Рождественский

Бүләкләре

1970 елда Е. Ф. Гнесинаның Музей-фатиры оештырыла[5].

Хәтер

Мәскәүдә Елена Гнесинага Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең Концерт залы алдында һәйкәл куела.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Гнесина Елена Фабиановна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Gnessina // FemBio-Datenbank (нем.)
  3. Еврейский мемориал. Виртуальный некрополь.. jewish-memorial.narod.ru. Дата обращения 31 октября 2019.
  4. Музыкальное училище имени Гнесиных Российской академии музыки имени Гнесиных
  5. Мемориальный музей-квартира Ел.Ф. Гнесиной. www.museum.ru. Дата обращения 31 октября 2019.

Әдәбият

  • Мильштейн Я. И. Гнесина Е. Ф. // Музыкальная энциклопедия / под ред. Ю. В. Келдыша — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор, 1973. — Т. 1.

Сылтамалар

  • Гнесина Елена Фабиановна // Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.