Елизавета Быкова
Тәрҗемәи хәле
Елизавета Иван кызы Быкова 1913 елның 4 ноябрендә хәзерге Владимир өлкәсенең Боголюбово авылында зур крестьян гаиләсендә туган (унөч бала арасыннан, кызганычка каршы, өчесе генә исән калган). Башлангыч сыйныфны тәмамлый һәм олы абыйсы Василий янына Мәскәүгә күченә. Анда ул беренче тапкыр шахмат белән таныша һәм 14 яшендә мәктәп ярышларында катнаша. Сергей Белавенец һәм Николай Рюминда шөгыльләнә. Елизавета Быкованың шахмат биографиясенең башын 1935 ел дип санарга мөмкин.[2]
Беренче уңышка Мәскәү чемпионатында ирешә (1937, 3 нче урын), алты тапкыр Мәскәү чемпионы (1938-52) һәм өч тапкыр СССР чемпионы (1947, 1948, 1950).
Бөек Ватан сугышы вакытында ул полиграфия предприятиеләрендә эшли башлый, Мәскәү хастаханәләрендә лекцияләр укый һәм күмәк шахмат уены сеанслары үткәрә, аның инициативасы белән шахматчы кызлар госпитальгә шефлык итәләр.
1953 елда ул дөнья чемпионаты матчында 8: 6 исәбе белән Людмила Руденконы җиңә. 1950 еллар ахыры - 1960 еллар башында Мәскәүдә ул дөнья чемпионаты өчен өч матч уйный (1958 һәм 1960 елларда Ольга Рубцова һәм Кира Зворкинага каршы). 1962 елда ул Нона Гаприндашвилидан җиңелә. Ул — 1970 еллар ахырына кадәр Мәскәү турнирларында чыгыш ясый.
Аны Хованское зиратында җирлиләр.
Бүләкләре
- «Хөрмәт билгесе» ордены
- Владимир өлкәсе Боголюбово бистәсенең мактаулы гражданы
Хәтер
2012 елда Владимирда «Елизавета Быкова мемориалы» инициатива төркеме төзелә, аның максаты — Боголюбово бистәсендә скульптор Илья Шанин эшенең һәйкәлен кую була. Инициатива төркеме шул исемдәге сайт булдырган — memorialbykovoi.ru.
2013 ел ФИДЕ тарафыннан «Елизавета Быкова елы» дип игълан ителә.
Китаплар
- Соревнования на первенство мира по шахматам среди женщин : К Междунар. женскому шахматному турниру 1955 г. в Москве / Быкова Елизавета Ивановна. — М.: ФиС, 1955. — 48 с.: ил.
- Вера Менчик : [Первая чемпионка мира по шахматам] / Быкова Елизавета Ивановна. — М.: ФиС, 1957. — 169 с.: ил.
- Советские шахматистки / Быкова Елизавета Ивановна. — М.: ФиС, 1957. — 328 с.: ил.
Әдәбият
- Шахматы : энциклопедический словарь / гл. ред. А. Е. Карпов. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — С. 50—51. — 624 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-85270-005-3.
- Романов И. Её девиз — труд! // «64 — Шахматное обозрение». — 1983. — № 23. — С. 12—13.
- Тихомирова В. Одержимость и обаяние. // «64 — Шахматное обозрение». — 1988. — № 22. — 3 стр. обл.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Elizaveta Ivanovna Bykova // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Почётные граждане Боголюбово
Сылтамалар
- Биография Е. И. Быковой. Сайт Федерации шахмат России
- Партии Елизаветы Быковой в базе Chessgames.com [ингл.]
- Спортивный некрополь
- Надгробный памятник 2014 елның 10 август көнендә архивланган.
- Мемориал Елизаветы Быковой Группа ВКонтакте