Завьялово (Удмуртия)
Завьялово | |
---|---|
Илтамга | |
Административ-территориаль берәмлек | Муниципальное образование «Завьяловское»[d] |
Дәүләт | |
Почта индексы | 427000 |
Җирле телефон коды | 3412 |
Рәсми веб-сайт | zavialovo.ru |
Уникальный номер ГАР | 92afdc9d-3dc4-46bd-9bf8-62b36871c0dd |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Административ үзәк булып тора | Муниципальное образование «Завьяловское»[d][1] и Завьялово районы |
SEO_description | Завьялово (Удмуртия) — история, население, климат, координаты, расположение на карте. Подробная информация о населенном пункте в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Халык саны | |
КЛАДР коды | 1800900000100 |
SEO_title | Завьялово (Удмуртия) – история, население, климат, координаты – РУВИКИ |
Завьялово РУВИКИ.Медиада |
Завьялово (удм. Дэри, Завьял, рус. Завья́лово) ― авыл, Удмуртиянең Завьялово районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Завьялово авыл җирлегенең административ үзәге.[3] Удмуртиядәге иң зур авылларның берсе: халык саны – 11066 (2021).[4]
География
Авыл республика башкаласы Ижау шәһәре үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 18 км ераклыкта, Позимь елгасының сулъяк кушылдыгы Быдвайка елгасы ярында, Ижевскины әйләнеп үтүче автомобиль юлы белән Гольян тракты урамы киселешендә урнашкан.
Транспорт
Республика башкаласы Ижаудан 301, 321 номерлы автобуслар (маршрутларга Ижевск шәһәренең 2нче автобус предприятиесе хезмәт күрсәтә), 319, 357 номерлы автобуслар, № 101, 341, 353, 363, 367 һ. б. маршрут таксилары йөри.
Авыл зур булуга карамастан, җәмәгать транспорты маршрутлары нибары ике урам: Гольян һәм Калинин урамнары буйлап уза.
Сәгать зонасы
Завьялово авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.
Тарих
Авылга (село) нигез салыну датасы дип 1749 елның 11 феврале — Синод тарафыннан 12 авыл кергән приходны ачу һәм Изге Николай гыйбадәтханәсен төзү турында карар кабул ителгән көн санала.[5] Завьялово («Дери Чудьи, Завьялово тож») турында беренче мәртәбә 1710 елгы җанисәптә телгә алына [6], авылда 55 хуҗалык булуы теркәлгән, бөтен көньяк һәм үзәк Удмуртиядә иң зур удмурт торак пунктларының берсе исәпләнгән.[7] Әүвәлге исемнәре – Дэри (удм. Дэри — «Шапшак, пычрак», Деринка елгасы исеме), Дери, Дери-Чудья, Никольское.
1774 елның июнендә Завьяловода Крестьяннар сугышы җитәкчесе Емельян Пугачев штабы урнашкан булган.[6][8]
Унынчы ревизия мәгълүматлары буенча, 1859 елда казна авылы Завьяловода 96 хуҗалыкта 731 кеше яшәгән, авыл училищесы, почта станциясе, 4 тегермән һәм тимерчелек эшләгән. Авыл Нократ губернасының Сарапул өязенә карый.
1918 елда Завьялово кешеләре Ижау-Воткинск восстаниесе вакыйгаларында катнаша. 17 августта Ижаудагы восстаниене бастыруга юнәлтелгән Антонов-Овсеенко отряды авылны ала һәм биредә үз штабын оештыра. Әмма 20 августта кызылармеецлар Завьяловодан подполковник Власовның Ижау гыйсъянчылары отряды тарафыннан куып чыгарыла. Ижауны Азин дивизиясе штурмлаган вакытта Завьялово аша фетнә күтәргән ижаулыларның бер оборона линиясе уза. 6 ноябрьдә авыл артиллерия утына тотыла, 7 ноябрьдә авыр сугыштан һәм штык һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр тарафыннан яулана.[9][10]
1929 елда Вотяк автономияле өлкәсендә Ижау районы төзелә, анда Завьялово да керә. 1937 елда үзәге Завьялово булган Завьялово районы төзелә.[11] 1963 елда Завьялово районы һәм күрше районнарның бер өлеше үзәге Ижау булган, яңа оешкан Ижау авыл районына кертелә, әмма 1965 елда район үзәге кабат Завьяловога күчерелә һәм район Завьялово районы итеп үзгәртелә.[12][13]
2021 елдан – Завьялово районы муниципаль округы административ үзәге.[14]
Халык саны
Халык саны | ||
---|---|---|
2002[15] | 2010[16] | 2012[17] |
7457 | ↗8986 | ↗9243 |
Икътисад
Удмурт электроремонт заводы, Урман хуҗалыгы, колхоз. «Удмуртгеология»геология-эзләү экспедициясе конторасы.[18] «РосЕвроплант» ЯАҖ — алман селекциясе сортлы орлык бәрәңгесе үстерү буенча Россия-Алмания уртак предприятиесе.[19]
Авыл халкының бер өлеше Ижау икътисадына маятник миграциясе рәвешендә җәлеп ителгән.
Завьяловода җирле һәм федераль кибетләр челтәрләре супермаркетлары («Магнит», «Пятерочка») эшли.[20]
Мәдәният, социаль өлкә
Хәзерге вакытта Завьяловода аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе, коррекция интернаты, спорт мәктәбе, 2 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, хастаханә, «Үзәк» мәдәният комплексы, китапханә, район тарих һәм мәдәният музее (2000 елда ачылган), яшьләр үзәге бар.
Богоявление чиркәве һәм Емельян Пугачев штабы урнашкан йорт региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.[21]
Дин
- Православие
Шәхесләр
- Һаҗәр Абашева (1932), психоневрология интернаты директоры, районның мактаулы гражданы (2018).
- Манефа Барышникова (1934―2012), район башкарма комитеты рәисе (1985-1990), районның мактаулы гражданы (1995).
- Татьяна Кощеева (1954), Удмуртиянең атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, районның мактаулы гражданы (2021).[23]
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО (рус.)
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Закон Удмуртской Республики от 11.05.2021 № 43-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Якшур-Бодьинского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа» . Дата обращения: 16 май 2021. Архивировано 15 май 2021 года.
- ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
- ↑ История Завьялово. Когда Завьялово стало называться селом . Дата обращения: 1 июль 2009. Архивировано 18 май 2014 года.
- ↑ 6,0 6,1 Достопримечательности Завьяловского района(недоступная ссылка — история) .(үле сылтама)
- ↑ История Завьялово. Начало XVIII века. Дата обращения: 1 июль 2009. Архивировано 18 май 2014 года.
- ↑ История Завьялово. Участие крестьян в восстании Емельяна Пугачёва . Дата обращения: 1 июль 2009. Архивировано 1 август 2016 года.
- ↑ Н. Заяц Очерк об Ижевско-Воткинском восстании . Дата обращения: 12 май 2013. Архивировано 19 июнь 2013 года.
- ↑ Н. Заяц Очерк об Ижевско-Воткинском восстании . Дата обращения: 12 май 2013. Архивировано 19 июнь 2013 года.
- ↑ История Завьяловского района
- ↑ Архивный отдел аппарата Главы муниципального образования, Совета депутатов и Администрации МО «Завьяловский район» № ф. 1, Отдел народного образования исполнительного комитета Ижевского районного Совета депутатов трудящихся (1934—1965) . ЦГА УР. Дата обращения: 24 апрель 2010. Архивировано из оригинала 25 февраль 2010 года.
- ↑ Архивный отдел аппарата Главы муниципального образования, Совета депутатов и Администрации МО «Завьяловский район» № ф. 39, Завьяловский районный Совет народных депутатов и его исполнительный комитет (1965—1994) . ЦГА УР. Дата обращения: 24 апрель 2010. Архивировано из оригинала 25 февраль 2010 года.
- ↑ Закон Удмуртской Республики от 29.04.2021 № 36-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Киясовского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа» . Дата обращения: 23 июль 2021. Архивировано 22 июль 2021 года.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более . Архивировано 3 февраль 2012 года.
- ↑ Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более . Дата обращения: 14 ноябрь 2013. Архивировано 14 ноябрь 2013 года.
- ↑ Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года . Дата обращения: 24 март 2015. Архивировано 24 март 2015 года.
- ↑ Завьялово в энциклопедии «Удмуртская Республика» . Дата обращения: 1 июль 2009. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ ЗАО «РосЕвроплант» — выращивание и продажа семенного и продовольственного картофеля . Архивировано 2 март 2009 года.
- ↑ Завьяловский район сегодня
- ↑ Объекты культурного наследия (памятники истории и культуры) регионального (Удмуртской Республики) значения . Дата обращения: 4 гыйнвар 2010. Архивировано 1 февраль 2014 года.
- ↑ Храм святителя Николая архиепископа Мир Ликийских, Чудотворца с. Завьялово. Официальный сайт прихода
- ↑ ПОЧЕТНЫЕ ГРАЖДАНЕ Завьяловского района
Әдәбият
- Удмуртская Республика : Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
Сылтамалар
- Главная. Официальный сайт ОМСУ Завьяловского района