Запаслы (уен)

Запаслы
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Запаслы татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Тышта уйнала торган уеннарның берсе.

Балалар шобага әйтешләре белән ике командага бүленәләр.

Аннан атаманнар, шобага тотышып, кемнең тышта, кемнең эчтә буласын билгелиләр.

Беренче команда икегә бүленеп (аралары 10 метрлап) сафларга басалар. Бер команда шул ике саф арасында тезелеп басып тора. Кырыйдагы балалар уртадагыларга туп ыргытып тидерергә тырышалар. Кемгә тия, ул уеннан чыга бара. Уртадагыларның берәрсе тупны очып барганда тотып алса, бу командага бер запас очко була. Запас очколары булганда уртадагы-лар туп тисә дә уеннан чыгарылмыйлар. Уен уртадагылар уеннан чыгып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар