Зифкать Сәетгалиев

Зифкать Ислам улы Сәетгалиев (рус. Саетгалиев Зифкат Исламович; 18 март 1947, Абдулла, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы21 октябрь 2025, Уфа) — совет һәм россия галиме, сәяси эшлекле, КПССның Башкорт АССР Әлшәй район комитетының беренче секретаре, Башкортстан Терлекчелек һәм азык җитештерү фәнни-тикшеренү проект-технология институты директоры, Башкорт АССР Югары Советы депутаты, беренче (1993—1995)[1] һәм икенче (1995—1999)[2] чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан Республикасы Федераль Җыены — Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы.

Тәрҗемәи хәле

Зифкать Сәетгалиев 1947 елның 18 мартында Башкорт АССРның Илеш районы Абдулла авылында туа.

1965—1966 елларда Башкорт АССРның Илеш районы Югары Маншыр урта, Бишкурай һәм Исәмәт сигезьеллык мәктәпләрендә укытучы булып эшли[3]. География, математика, җитештерү нигезләре укыта. 1972 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтында «агроном-икътисадчы» һөнәре буенча югары белем ала, анда 1972—1975 елларда өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1978 елда Мәскәүдә кибернетиканың Бөтенроссия гыйльми-тикшеренү институтында аспирантура тәмамлый һәм икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].

1978—1979 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институтында кафедра ассистенты булып эшли. 1979 елда Илеш районының Ульянов исемендәге күмәк хуҗалыгы рәисе вазифасын башкара. 1980, 1982 елларда — КПССның Башкортстан өлкә комитетында оештыру-фирка эше бүлеге инструкторы. 1989—1988 елларда — КПСС Әлшәй район комитетының беренче секретаре. 1988—1993 елларда Башкортстан терлекчелек һәм азык җитештерү фәнни-тикшеренү проект-технология институтының директоры булып эшли. Россия Аграр партиясе әгъзасы, партиянең Башкортстан республика бүлеге президиумы әгъзасы[5]. 1985—1993 елларда - Башкорт АССРның Югары Шурасы депутаты[6].

1993 елда 7 нче санлы Туймазы бермандатлы сайлау округыннан (Башкортстан Республикасы) Россия Федерациясе Федераль Җыенының беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана[7]. Дәүләт думасында Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары була, «Россия» депутатлар төркеменә керә[8].

1995 елда 7 нче санлы Туймазы бермандатлы сайлау округыннан (Башкортстан Республикасы) Россия Федерациясе Федераль Җыенының икенче чакырылыш Дәүләт думасына депутаты итеп сайлана[9]. Дәүләт думасында Бюджет, салымнар, банклар һәм финанслар комитеты әгъзасы була[10].

2000—2003 елларда Дәүләт унитар «Башптицепром» предприятиесенең генераль директоры вазифасын башкара. 2003 елда Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның өченче чакырылыш депутаты итеп сайлана[11]. Аграр мәсьәләләр, табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе була.

2025 елның 21 октябрендә вафат була[12].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2002)[13].
  • «Башкортостан Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2019))[14].

Искәрмәләр

  1. Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума. Дата обращения 17 мая 2020.
  2. Состав Государственной Думы второго созыва. Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2020.
  3. bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/11677-s-jet-liev-zif-t-islam-uly
  4. Саетгалиев, Зифкат Исламович — Внутриотраслевая специализация и концентрация скотоводства в районе на базе межхозяйственной кооперации [Текст] : (Вопр. методики с применением ЭММ) : Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. экон. наук : (08.00.05) — Search RSL. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020.
  5. Lobbying.ru | Саетгалиев Зифкат Исламович. lobbying.ru. Дата обращения 27 июня 2020.
  6. Илишевский историко-краеведческий музей — Саетгалиев Зифкат Исламович. ilish-muzey.my1.ru. Дата обращения 27 июня 2020.
  7. Результаты выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации 12 декабря 1993 года по одномандатным избирательным округам. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020. Архивировано 24 октябрь 2021 года.
  8. Саетгалиев Зифкат Исламович. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020. Архивировано 29 июнь 2020 года.
  9. Просмотр Об установлении общих итогов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации второго созыва, Постановление ЦИК России от 29 декабря 1995 года №64/553-II. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020.
  10. Саетгалиев Зифкат Исламович. www.gosduma.net. Дата обращения 27 июня 2020.
  11. ГАС ВЫБОРЫ "СВЕДЕНИЯ О КАНДИДАТАХ". Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020. Архивировано 14 февраль 2020 года.
  12. Ушел из жизни заслуженный работник сельского хозяйства республики. 24 октябрь 2025 тикшерелде.
  13. Сәйетғәлиев Зифҡәт Ислам улы (башк.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2025.
  14. Вручены юбилейные медали (рус.). Официальный сайт Илишевского района Республики Башкортостан. ilesh.bashkortostan.ru (10 октябрь 2019).