Зәйнәп Бәширова

Зәйнәп Хуҗихан кызы Бәширова (Зәйнәп Бәширова, рус. Баширова Зейнаб Ходжаевна, 1903, Балтач (Юлсубино), Балык Бистәсе районы1984, Казан) — шагыйрә, журналист, «Октябрь коммунасы» газетасының беренче редакторы.

Тәрҗемәи хәле

Зәйнәп Бәширова 1903 елда Казан губернасы Лаеш өязе Балтач (Юлсубино) авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасы Габдрахман Габделхәлил улы 1853 елдан авылда мулла була. Әтисе Хуҗихан Габдрахманов та 1899 елдан мулла булып хезмәт итә, 1929 елда бу вазифадан баш тарта[1][2].

Башлангыч белемне авылда әтисеннән ала: гарәп грамотасына, дин нигезләренә өйрәнә. Кәдимчә укыту яклы булган әтисенә каршы торып, рус-татар мәктәбенә укырга керә. Монда рус грамотасына, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов әсәрләре белән таныша[2].

1917 елның көзендә Казанга укырга килә. Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакны, аннары Мәскәү журналистика институтын тәмамлый[3][1].

«Сәйяр» труппасында эш

Казанда укыган елларда авыр матди хәлдә яши. Татар газетасында «Сәйяр» труппасы артистлары өчен рольләрне күчереп язучы эзләү турында игълан күрә. Карим Тинчурин аның кулъязуын хуплый. Зәйнәп Бәширова өйгә эш ала башлый. Дәресләр әзерләгәннән соң, төннәр буе керосин лампасы яктысында төрле әсәрләрнең рольләрен дәфтәрләргә күчереп яза. Аның күчергән әсәрләре арасында «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре», «Кара һәм кызыл», «Җөйче Гайшә», «Казан сөлгесе», «Соңгы сәлам», «Юлбарыслар», «Мәкер вә мөхәббәт» һ.б. була. Һәр акт өчен 10 сум түләү ала, бу аның матди хәлен җиңеләйтә[2].

Газета «Октябрь коммунасы» редакторы

1931 елның 19 маенда Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылында «Колхозчы» газетасының беренче саны дөнья күрә. Бу газета Кызыл-Октябрь районының район газетасы булып, өлкәнең көньяк-көнчыгышындагы барлык татар авылларын берләштерә. 1931 елның 6 ноябрендә газета исеме «Октябрь коммунасы» итеп үзгәртелә. Бу газетаның беренче редакторы итеп Зәйнәп Бәширова билгеләнә[1][4].

Аннан соң ул төрле газета-журнал редакцияләрендә эшли, соңыннан Казан университетында китапханәче була[3][5].

Иҗаты

Зәйнәп Бәширова балачактан ук шигърияткә тартыла. Габдулла Тукайның «Күңелле сахифәләр», «Җуаныч», «Алтын әтәч» кебек китапларын укый. Сагыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләрен дә ярата[2].

Беренче шигырьләрен әтисе яздырган «Йолдыз» газетасына җибәреп карый, ләкин алар басылмый. Балачактагы шигырьләре язылган дәфтәрен Казанга алып килә, ләкин анда югалта[2].

1921 елда аның «Очкыннар» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыкка 26 шигырь һәм бер поэма кергән. Китапка «Яшь эшчегә», «Яшь игенче», «Кем соң ул» шигырьләре тупланган, аларда хезмәткә дан җырлау, эшчеләрне мактау төп урынны алып тора[3].

1923 елда Фәтхи Борнаш Зәйнәп Бәшированың берничә шигырен «Көрәш җырлары» җыентыгына урнаштыра. Шул ук елда шагыйрәнең «Яшь инкыйлабчы җырлары» исемле икенче китабы басылып чыга. Бу чор шигырьләрендә Гражданнар сугышы, ачлык еллары күренешләре, яшьләрне иҗади хезмәткә чакыру мотивлары чагыла. Соңгы шигырьләре төрле газета-журналларда һәм күмәк җыентыкларда басыла[3].

Автобиография һәм тарихи контекст

1970 елда язылган автобиографиясендә Зәйнәп Бәширова үз тормышын совет идеологиясенә хас клишелар аша сурәтли: балачак «караңгы артта калган авылда» уза, әтисе «дин әһеле», әнисе «азграмоталы» була. Әмма галимнәр билгеләвенчә, аның әтисенең өйдәге китапханәсе, газета яздыруы, кызын рус-татар мәктәбенә укырга җибәрүе — гаиләдә традицион белем белән бергә яңалыкка омтылыш булуын күрсәтә[6].

Үлеме

Шагыйрә 1984 елда Казанда вафат була.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 120 лет назад родилась литератор Зайнап Баширова. Татары (4 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 5 ГА РТ. Ф.П-30. Оп.3. Д.381. Л.1-9. Автобиография З. Х. Башировой, 19.06.1970.
  3. 1 2 3 4 Зәйнәп Бәширова. Казан утлары (1963). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  4. Фонд № Р-28. Редакция газеты "Октябрь коммунасы", МБУ Издательский дом "Сельские вести" и Авалым хэбэрле. notarc.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  5. Сотрудники библиотеки – труженики тыла. Казанский (Приволжский) федеральный университет (2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  6. Л.Р. Габдрафикова. «Лично я мечтала стать учительницей»: советские автобиографии татарских женщин. КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.