Зәйтүнә Бикбулатова
Зәйтүнә Бикбулатова — башкорт сәхнәсе артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры актеры. РСФСР Дәүләт (1967), БАССР Дәүләт (1976) премияләре лауреаты. ССРБ халык артисты (1973).
Тәрҗемәи хәле
Ул 1908 елның 10 июнендә Башкортстанның Чишмә районы Сафар авылында туа.
1926 елда Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегендә укырга керә. Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Мәкәрим Мәһдиев сыйныфында укый. 1нче курста укыганда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында “Башкорт туе” спектаклендә Гөлгайшә ролен башкара. 1930 елда төп труппага алына.
1961-84 елларда Башкортстанның театр әһелләре берлегенә җитәкчелек итә.
Рольләре
- Айгөл иле – Зөлхәбирә
- Ай тотылган төндә - Тәңкәбикә
Дәүләт бүләкләре һәм хөрмәт билгеләре
- 1967 — Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт бүләге — «Тәңкәбикә ролен башкарган өчен»
- 1973 — ССРБ халык артисты
- 1976 — Салават Юлаев бүләге иясе[1]
Искәрмәләр
- ↑ Одна улыбка Бикбулатовой 2016 елның 4 март көнендә архивланган. [рус.]
Сылтамалар
- Одна улыбка Бикбулатовой 2016 елның 4 март көнендә архивланган. [рус.]