Зәңгәр мәчет (Амстердам)
Тарих
- Төп мәкалә: Нидерландта ислам
Мәчет төзелеше 2008 елда башкарылган. Аны Кувәйт хөкүмәте Europe Trust Netherlands бюросы аша финанслаган. Мәчетне кайбер илләрдә «террорчылык оешмасы» дип билгеләнгән «Мөселман кардәшләр» нигезләве илдә бәхәсләр уяткан[1].
Тасвирлама
Архитектурасы мәчет символы булган манарасы, гөмбәзе булмавы белән үзенчәлекле. Шулай ук азан тавышы урамга яңгыратылмый[2]. Тышкы дивары яртылаш зәңгәр кирпечтән өелгән. Мәчет ике катлы итеп төзелгән. Мәйданы 790 квадрат метр. Мәчеттә гыйбадәт залы, ислам мәгарифенең биш сыйныфы, лекцияләр өчен бүлмәләр һәм ике конференц-зал бар. Мәчетнең рәсми теле — Һолланд теле. Мәчет белән Кувәйтнең диният министрлыгы җитәкчелегендә иҗтимагый шура идарә итә[3]. Руханиларга хезмәт хакын да әлеге министрлык түли.