Зөлфәт Зиннуров
Зөлфәт Шамил улы Зиннуров (рус. Зиннуров Зульфат Шамилович; 19 ноябрь 1982, Югары Кибәхуҗа, Теләче районы) — татар җырчысы, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы. Сәхнәдә «Зиннур» псевдонимы астында чыгыш ясый[1][2]. Татарстанның атказанган артисты (2026)[3].
Тәрҗемәи хәле
Зөлфәт Зиннуров 1982 елның 19 ноябрендә Татарстанның Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында укытучылар гаиләсендә туа; әтисе шул авылда мәктәп директоры булып эшли. Соңрак гаилә Саба районының Бигәнәй авылына, аннары район үзәге Сабага күчә[1].
Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Радиода һәм телевидениедә эшли башлый. Соңгы елларда «Яңа гасыр» (ТНВ) телеканалында «Син — минеке, мин — синеке» романтик тапшыруын алып бара[4].
Иҗаты
Зөлфәт Зиннуровның беренче җыры — «Тукта, конвой». Соңрак ул ике җырына клип төшерә: беренчесе — «Тукта, конвой», икенчесе — «Халкым минем». Соңгы җыр татар халкының бербөтен булып яши алмавы турында[1][5].
Аның җырларының күбесе шансон жанрында язылган. Җырчының фикеренчә, «популяр музыка җырчысыннан аермалы буларак, шансон җырчысы үзенең тормышы, үзенең хисләре турында гына сөйләп калмыйча, тыңлаучысын нәрсәгә дә булса өйрәтә ала. Шуңа күрә шансон безнең эстрадабызга кирәк, аның үз тыңлаучылары бар»[4].
Иҗтимагый эшчәнлеге
2017 елда Казандагы Бауман урамында уздырылган җыенда Зиннуров татар телен саклау мәсьәләсендә ачык позиция белдерә, депутатларга һәм республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә[6]. 2025 елда «Матбугат.ру» басмасына биргән әңгәмәсендә ул Татарстан җитәкчеләренә милли киемнәр киеп йөрергә тәкъдим ясый[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Шакирова Э. Зөлфәт Зиннуров: «Әти ике-өч тапкыр гына төшкә керде, анда да…» Шәһри Казан (9 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Дусларыбыз Хәбир Ибраһим белән Зөлфәт Зиннуровны тәбрик итәбез. Ялкын (19 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ О присвоении почетного звания«Заслуженный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (21 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ 1 2 Поёт и говорит. Зульфат Зиннуров: «В любовь с первого взгляда не верю» (рус.). Татар-информ (18 май 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Зульфат Зиннуров (Зиннур) (рус.). basapipa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ «Сын пришёл домой и спрашивает: „Мама, зачем нам татарский?“» (рус.). БИЗНЕС Online (25 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Зөлфәт Зиннуров: «Президентыбыз милли киемнәр кияргә тиеш». Матбугат.ру (5 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
Чыганаклар
- Если в шаблоне {{cite web}} задаётся параметр
archive-url=, должен задаваться и параметрarchive-date=, и наоборот. Зөлфәт Зиннуровның рәсми сайты (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026. - Шакирова Э. Зөлфәт Зиннуров: «Әти ике-өч тапкыр гына төшкә керде, анда да…» Шәһри Казан (9 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- Дусларыбыз Хәбир Ибраһим белән Зөлфәт Зиннуровны тәбрик итәбез. Ялкын (19 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.