Ибн әл-Гарәби

Мөхетдин Әбү Габдулла Мөхәммәд ибн Гали әл-Андалуси (гарәп. محي الدين محمد ابن علي ابن محمد ابن عربي الحاتمي الطائي الأندلسي‎, 28 июль 1165 — 16 ноябрь 1240 (75 яшь)) — мөселман дин белгече, суфыйчылык гыйлеменең күренекле вәкиле һәм теоретигы. «Бөек укытучы» (әш-шәех әл-әкбар) исеменә ия[4].

Ибн әл-Гарәби, Ходай белән дөнья арасындагы аермаларны кире кагучы яшәеш бердәмлеге (вәхдәт әл-вөҗүд) турындагы тәгълимат төзи. Тәнкыйтьләүчеләр (Ибн Таймия һ. б.) бу тәгълиматта пантеизм, тәгълимат яклылар — чын монотеизм (тәүхид) күрә. Ул камил кеше (әл-инсан әл-камил) концепциясы яклы була.

800-гә якын әсәр калдыра.[5]

  1. ↑ http://www.britannica.com/EBchecked/topic/295765/Islamic-world/26925/The-Almohad-dynasty
  2. ↑ http://www.poemhunter.com/poem/listen-o-dearly-beloved/
  3. ↑ G. W. T. Ibn 'Arabƒ´ (ингл.) // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York City, Cambridge: University Press, 1911. — Vol. 14. — P. 219.
  4. ↑ Мекканские откровения - Мировая цифровая библиотека. World Digital Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2013. Архивировано 15 июль 2013 года.
  5. ↑ Ибн Араби. Избранное. Т. 1. — М., 2014. — с. 17.