Ибраһим Биектаулы

Сылтама исеме

Ибраһим Биектаулы, чын исеме Ибраһим Шәйдулла улы Нәфыйковтатар шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Биектау авылында 1937 елның 28 февралендә туган. 1954 елны Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда техник училищеда укып электромонтаж һөнәрен үзләштерә. 1956 елны армиягә алына, очучылык буенча хәрби мәктәп тәмамлый, укчы-радист сыйфатында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Демобилизациядән соң, 1959 елның ахырында туган якларына кайтып төрле эшләрдә эшли, өч ел буе Юлсубино (Балтач) авылы мәктәбендә укытучы була. 1970 елда Казан авиация институтын тәмамлап, Ижау шәһәренә эшкә китә, хәзергә кадәр шунда яши, эшли, иҗат итә. Хезмәт гомеренең төп өлешен белгечлек эшенә—электрон радиоаппаратлары инженерлыгына багышласа да, Ибраһим Биектаулы мәктәп елларыннан башлап иҗат эшеннән аерылмый.

Иҗаты

1990 еллардан башлап шигърият өлкәсендә аерым игътибар биреп, профессиональләрчә шөгыльләнә башлады. Аның беренче шигыре 1991 елда Удмуртиядә дөнья күргән татар газетасы “Яңарыш”та басыла. Соңрак шушы газета битләрендә, Татарстанда чыгып килүче башка газета-журналларда шигырьләр бәйләме еш чыга. Иҗатында кыска формаларны үз итә, остазлары итеп Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Равил Фәйзуллинны саный.

Ибраһим Биектаулының шигырьләре, публицистик мәкаләләре Татарстан («Казан утлары», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Татар иле» һ. б.) һәм УдмуртияЯңарыш», «Удмуртская правда» һ. б.) матбугатында еш басыла. Соңгы елларда басылып чыккан "Җирдән җиде җиһанга", "Галәм серләре" китаплары аны ил-халык язмышы турында җитди уйланучы шагыйрь итеп танытты. Рус телендә аның “Мгновения” дип аталган тәрҗемәләр тупламасы басылып чыкты.

Ибраһим Биектаулы, милләт җанлы кеше буларак, иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Ул — Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы, "Яңарыш" газетасының актив язучысы.

Шагыйрь җыр өлкәсендә дә актив эшли. Аның байтак шигырьләре көйгә салынган. Язучылар берлеге идарәсе утырышы Ибраһим Биектаулыны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итте.

Сылтамалар