Иван Глебов
Иван Александрович Глебов (15 март 1921, Сөнчәле, Чистай кантоны, Татарстан АССР, РСФСР[d] — 28 ноябрь 2002, Мәскәү) — совет хокук саклау органнарының җитәкче эшлеклесе, милиция генерал-лейтенанты[1]. Хезмәт ияләре депутатларының Волгоград өлкә Шурасы башкарма комитетының эчке эшләр идарәсе башлыгы (1959—1969)[2]. СССР Эчке эшләр министрлыгы милициясенең административ хезмәт идарәсе башлыгы (1972—1975)[3].
Тормыш юлы
1921 елның 15 мартында ТАССРның Чистай кантоны Сөнчәле авылында (хәзерге Аксубай районы) туа. Милләте – рус. 1938 елда Горький шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый һәм шул ук елда М. Горький исемендәге Горький педагогика институтына укырга керә, аны армиядә хезмәт иткәннән соң (1939—1940 еллар) 1944 елда тәмамлый. 1942 елда ВКП(б) сафларына керә. Институтта укыганнан соң комсомолда, аннары Сембер һәм Сталинград шәһәрләрендә фирка эшендә. 1949 елда СБКФ ҮК каршындагы ЮФМны (икътисад факультетын) тәмамлый. 1954 елда СБКФның шәһәр комитеты секретаре, ә 1959 елда Сталинград шәһәре СБКФ Красноармейск район комитетының 1нче секретаре итеп сайлана[1].
Эчке эшләр органнарында хезмәте
1959 елда милиция полковнигы И. А. Глебов, бу вазифада А. И. Грачёвны алмаштырып, Хезмәт ияләре депутатларының Сталинград (1961 елдан — Волгоград) өлкә Шурасы башкарма комитетының эчке эшләр идарәсен җитәкли[2]. Волгоград өлкә милициясе белән ун ел дәвамында — 1969 елга кадәр җитәкчелек итә, шуннан соң идарәне 3нче ранг милиция комиссары К. Д. Иванов кабул итә[2].
1972 елда, эчке сак генерал-майоры В. Г. Самохваловны алмаштырып, СССР ЭЭМ милициясенең административ хезмәт идарәсе башлыгы итеп билгеләнә[3]. Вазифаны 1975 елга кадәр биләп тора (1976 елның мартында идарә СССР ЭЭМ җәмәгать тәртибен саклау баш идарәсе итеп үзгәртелә)[3]. 1975 елдан 1983 елга кадәр — СССР ЭЭМ Академиясенең НҮ (фәнни үзәк) башлыгы урынбасары.
2002 елның 28 ноябрендә Мәскәүдә вафат була. Троекурово зиратында җирләнгән[1].
Гаиләсе
Хатыны — Валентина Васильевна, табиб-гинеколог, кызлары: 1943 елгы Лариса, табиб-дерматолог, 1946 елгы Татьяна, табиб-офтальмолог.
Махсус дәрәҗәләре
Дәүләт бүләкләре
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- СССР ЭЭМнең атказанган хезмәткәре;
- Медальләр.
Әдәбият
- Полубинский В. И., Глебов И. А., Головкин Г. М., Юдин В. Н., Кононенко М., Скворцов В., Иванилов В. П., Гольдман В. С., Лысенко Н, Сердюков В., Гринин Е. И., Швецков Ю. И., Красильников А. И., Мельников В. С., Евтушенко А. Г., Рувинский И., Скворцов В., Нуриджанов Э. С., Кошенков В. В., Гуляев В. Подвиг продолжается. Нижне-Волжское книжное издательство, 1967.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Глебов Иван Александрович (рус.). Элита Вооруженных сил! (17 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 УНКВД по Сталинградскому краю — УВД исполкома Волгоградского областного Совета (рус.). История отечественных спецслужб и правоохранительных органов (6 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 Управление административной службы милиции (рус.). История отечественных спецслужб и правоохранительных органов (1 гыйнвар 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- «Ватан махсус хезмәтләре һәм хокук саклау органнары тарихы» (рус. «История отечественных спецслужб и правоохранительных органов») белешмәлеге: Сталинград крае буенча ЭЭХК Идарәсе — Волгоград өлкә Шурасы башкарма комитетының ЭЭИ җитәкчелеге.
- «Ватан махсус хезмәтләре һәм хокук саклау органнары тарихы» белешмәлеге: СССР ЭЭМ милициясенең административ хезмәт идарәсе.