Иван Загорский
Иван Васильевич Загорский (22 гыйнвар 1899, Ташкент, Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе — 27 гыйнвар 1973, Казан) — театр актёры. ТАССРның (1954) һәм РСФСРның халык артисты (1960)[1].
Тормыш юлы
Иван Загорский 1899 елның 22 гыйнварында (яңа стиль буенча 3 февралендә) Ташкентта туа. 1919 елда Полторацк (хәзерге Ашхабад) шәһәр театрында сәхнә эшчәнлеген башлый, 1920 елда театр студиясен тәмамлый. Самарканд, Уфа, Харьков, Архангельск, Владивосток, Курск, Баку, Омск һәм Ярославль театрларында эшли. 1938 елдан Казан зур драма театры труппасында чыгыш ясый. 1973 елның 27 гыйнварында вафат була[1].
Сәхнә эшчәнлеге
Казанда Иван Загорский «Царь Фёдор Иоаннович» әсәрендә кенәз Шаховскойны, "Фельдмаршал Кутузов"та генерал Раевскийны, "Хождение по мукам"да Телегинны, "Горе от ума"да Скалозубны, "Мёртвые души"да Ноздрёвны, "Вишнёвый сад"та Лопахинны уйный.
Бүләкләре
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Загорский Иван Васильевич. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.