Иван Иванов (1901)

Иван Филиппович Иванов (15 сентябрь 1901 яки 15 (28) сентябрь 1901, Шомырша, Шомырша вулысы, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе — 1972 яки 22 июль 1971, Мәскәү) — нейрогистолог, биология фәннәре докторы (1937), профессор (1937). РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1969)[2].

Тормыш юлы

Иван Иванов 1901 елның 15 сентябрендә Сембер губернасының Буа өязе Шеморшы авылында туа. 1927 елда Омсктагы Себер ветеринария институтын тәмамлый һәм шунда эшли. 1931—1935 елларда Троицк ветеринария институтының, 1936—1948 елларда Казан ветеринария институтының, 1948—1972 елларда Мәскәү ветеринария академиясенең гистология кафедраларын җитәкли. 1972 елда Мәскәүдә вафат була[2].

Фәнни эшчәнлеге

Иван Иванов ашкайнату юлының нерв бәйләнешләре цитоархитектоникасын тикшерә. Ашкайнату юлындагы кабатланучан иннервациянең морфологик нигезен ачыклый[2].

Сайланма хезмәтләре

  • Общая гистология с основами эмбриологии домашних животных. Мәскәү, 1957.
  • Гистология с основами эмбриологии домашних животных. Мәскәү, 1962 (автордаш).
  • Цитология, гистология, эмбриология. Мәскәү, 1969 (автордаш)[2].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия (рус.) — Чувашское книжное издательство, 2006. — С. 2567. — 2567 с. — ISBN 978-5-7670-1471-X
  2. ↑ 1 2 3 4 Иванов Иван Филиппович. Татар энциклопедиясе Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.