Шомырша вулысы
Шомырша вулысы (тат. شۈمىٰرشا ۋولىٰسىٰ, рус. Шемуршинская волость) — Сембер губернасына, Чуаш АӨгә һәм Чуаш АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Янтуган, Үби, Яңа Кәкерле, Мунчәли, Тархан һәм Шыгырдан вулыслары белән чиктәш булган (1890). 30[1] торак пунктта 12477 кеше яшәгән.[2] 1920 елда Чуаш АӨ составына күчерелә. 1927 елда бетерелә, территориясе Шомырша һәм Алатыр районнарына кушыла.
Искәрмәләр
- ↑ Алпавыт утарларын, крестьян утарларын һәм атрупларны да кертеп
- ↑ Список населенных мест Симбирской губернии. [1913] / изд. Симбирского губ. стат. ком. - Симбирск : Типо-литогр. губ. правления, 1913. - XI, 283 с.