Иван Павлов (1909)


Иван Васильевич Павлов (1909 елның 7 феврале, Буа — 1972 елның 12 декабре, Мәскәү) — совет галиме, хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор. Җир, колхоз һәм аграр хокук буенча белгеч, Саратов юридик институтының колхоз хокукы кафедрасына нигез салучы, МДУ җир һәм колхоз хокукы кафедрасы мөдире. ССРБ ФА Дәүләт һәм хокук институты директоры урынбасары, «Советское государство и право» журналының баш мөхәррире, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

Иван Павлов 1909 елның 7 февралендә Сембер губернасының Буа шәһәрендә туган. 1932 елда Казан совет хокукы институтын тәмамлый. 1932 елдан 1935 елга кадәр Казан совет хокукы институты аспирантурасында белем ала.

1935 елдан Д. И. Курский исемендәге Саратов юридик институтының дәүләт һәм хокук кафедрасы мөдире. Дәүләт һәм хокукның гомуми теориясе буенча лекцияләр курсын укыган. 1936 елдан Саратов юридик институтының колхоз хокукы кафедрасы мөдире һәм нигез салучысы. 1939 елда ССБР НКЮ юридик фәннәр бөтенсоюз институтында А. Н. Никитин җитәкчелегендә «Социалистик колхоз җирләреннән файдалану хокукы» темасына юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1941 елның сентябреннән 1946 елга кадәр хәрби тикшерүче вазыйфасында хезмәт итә. Юстиция капитаны буларак демобилизацияләнә. 1946 елда укытучы эшенә әйләнеп кайта. Саратов юридик институтының гражданлык хокукы кафедрасы мөдире булып эшли. 1950 елда Н. Д. Казанцев киңәше белән «Колхозларда идарә итүне оештыруның хокукый формалары» темасына юридик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1951—1954 елларда — Мәскәү дәүләт университеты укытучысы. 1952 елның 5 февраленнән 1954 елның 26 августына кадәр МДУ юридик факультетының колхоз һәм җир хокукы кафедрасы мөдире. 1954 елда Иван Павловка профессор исеме бирелә. 1954—1962 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты директоры урынбасары. 1955 елда «Советское государство и право» журналының баш мөхәррире була. 1962 елдан — ССРБ Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының дәүләт тарихы, хокук һәм юридик фән секторы мөдире, конкрет социаль-хокукый тикшеренүләр лабораториясе мөдире.

Павлов тарафыннан колхоз, җир һәм аграр хокук мәсьәләләре буенча 200дән артык фәнни, уку һәм фәнни-популяр эш бастырылган. Закон чыгару эшчәнлеге белән актив шөгыльләнгән. Юридик фәннәр буенча эксперт комиссиясе рәисе, Югары аттестация комиссиясе әгъзасы. Италия халыкара чагыштырма аграр хокук институтының хакыйкый әгъзасы, ССРБ Югары Суды каршындагы Фәнни-консультатив совет әгъзасы, ССРБ Прокуратурасы каршындагы Фәнни-консультатив совет әгъзасы.

1972 елның 12 декабрендә Мәскәүдә вафат була.

Бүләкләр

  • Хөрмәт Билгесе ордены;
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Басмалар

  • Венедиктов А. В., Павлов И. В. Гражданско-правовая охрана социалистической собственности в СССР / Павлов И. В.. — М.: Издательство АН СССР, 1954. — 267 с.
  • Григорьев В. К., Ерофеев Б. В., Липецкер М. С., Павлов И. В. Земельное и колхозное право. Учебное пособие / Павлов И. В.. — М.: Госюриздат, 1957. — 271 с.
  • Гурвич М. А., Дембо Л. И., Казанцев Н. Д., Никитин А. Н., Павлов И. В., Рускол А. А., Толстой П. М., Фукс С. Л. Земельное право. Учебник / Никитин А. Н., Павлов И. В., Рускол А. А.. — М.: Издательство НКЮ СССР, 1940. — 256 с.
  • Павлов И. В. Колхозный двор и его правовое положение. — М.: Госюриздат, 1954. — 63 с.
  • Павлов И. В. Колхозное право. Учебник. — М.: Госюриздат, 1960. — 371 с.

Әдәбият

  • Демидов А. И., Бичехвост А. Ф., Тяпугина Н. Ю., Маторина Е. И. Энциклопедия нашей жизни. — Саратов: СГАП, 2006. — С. 266—267. — 439 с. — 1500 экз. — ISBN 5-7924-0427-5.
  • {{{заглавие}}} // Советское государство и право : журнал. — 1969. — № 2. — С. 145.
  • Бобылев А. И., Козырь М. И. {{{заглавие}}} // Право и государство : журнал. — 2009. — № 10. — С. 147—152.
  • {{{заглавие}}} // Советское государство и право : журнал. — 1973. — № 3. — С. 140.
  • Бобылев А. И., Козырь М. И. {{{заглавие}}} // Советское государство и право : журнал. — 1984. — № 2. — С. 114—117.
  • Бобылев А. И., Козырь М. И. {{{заглавие}}} // Аграрное и земельное право : журнал. — 2009. — № 4. — С. 4—9.

Сылтамалар