Иван Страхов

Страхов Иван Владимирович (19051985) ― ССРБ психологы, психология фәннәре докторы, профессор[1]. К. А. Федин исемендәге Сарытау педагогия институтының психология кафедрасына нигез төзәүче.

Тәрҗемәи хәле

Иван Владимирович Страхов 1905 елның 6 (19) сентябрендә Ярославль губернасының Ильинское авылында туган.

1927 елда Ярославль педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1927 елда Мәскәү эксперименталь психология институтының аспирантурасына укырга керә, анда аның гыйльми җитәкчесе профессор Н.К. Корнилов була. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, 1930 елда Иркутск педагогия институтының психология кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә.

1934 елда Белоруссияга күченә, анда Гомель педагогия институтының психология кафедрасы мөдире булып эшли. 1935 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

1937 елда К. А. Федин исемендәге Сарытау педагогия институтының психология кафедрасын оештыра һәм аның мөдире була, кырык елдан артык бу вазифада эшли.

1941 елның апрелендә Мәскәү дәүләт педагогия институтында «Эмоциональные компоненты характера школьников в связи с общей характерологией» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый.

Сугыш елларында Сарытауның төрле югары уку йортларында һәм бу шәһәргә эвакуацияләнгән Ленинград университетында укыта[2].

1958 елдан 1975 елга кадәр ССРБ психологлары җәмгыйәтенең Сарытау бүлекчәсен җитәкли.

1985 елның 20 ноябрендә Сарытауда вафат була.

Фәнгә керткән өлеше

Иҗат психологиясе проблемаларын, фигыль һәм игътибар психологиясен, мәктәп дәресе психологиясен, югары мәктәп психологиясен тикшерә. 250 якын гыйльми хезмәт язган, шул исәптән 53 аерым басма авторы.

Наградалары

Библиография

  • О дружбе школьников (1946)
  • Психология литературного творчества (Л.Н. Толстой как психолог) (1947)
  • Воспитание внимания школьников (1958)
  • Психология педагогического такта (1966)
  • Психология внимания (1968)
  • Психология творчества (1968)
  • Психология характера (1970)
  • Психологические основы педагогического такта (1972)
  • Психологический анализ в литературном творчестве (1973 – 1976, в 5 частях)
  • Психология педагогического общения (1980)

Әдәбият

  • История психологии в лицах. Персоналии / Под ред. Л. А. Карпенко // Психологический лексикон. Энциклопедический словарь в шести томах / Ред.-сост. Л. А. Карпенко. Под общ. ред. А. В. Петровско. – М.: ПЕР СЭ, 2005. – С. 451-452.

Искәрмәләр

  1. И.В. СТРАХОВА(үле сылтама)
  2. СТРАХОВ Иван Владимирович, archived from the original on 2020-01-27, retrieved 2021-11-08 

Сылтамалар