Иван Шишкин исемендәге бульвар (Яр Чаллы)
Иван Шишкин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Ивана Шишкина, Шишкинский бульвар) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
Почта индекслары 423815, 423818.
Координатлары 55.748813°, 52.430031°.
Тарих
Файл:Шишкин бульвары Чаллы 1.jpg
Шишкин бульварындагы чыршылар
Урамга исем 1972 елда бирелгән.
2017 елның 18 ноябрендә яңартылган Иван Шишкин исемендәге бульварны ачу тантанасы була[2]. Урам стиле Чаллы архитекторлары Рамил Сафиуллин, Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева һәм Вәсил Нәбиуллин проекты буенча рәссам Иван Шишкинның (1832—1898) тормыш юлына бәйләп төзекләндерелгән. Урамны үзгәртеп кору бәясе — 60 млн сум.
Тасвирлама
Бульварның гомуми мәйданы 1,8 га. Урамда тере табигатькә хас элементлар өстенлек итә. Кече архитектура формалары кызыл төстә. Рәссам иҗатын искә төшереп торучы купшы чыршылар үсеп утыра. Скейт-парк корылган. Актив ял итү һәм тыныч ял итү урыннары бар. Параметрик эскәмияләр белән ролледром ясалган[3].
Урнашуы
Игътибарга лаеклы объектлар
- 8нче йорт — массаж һәм психология үзәге
- 9нчы йорт — 19нчы урта мәктәп
- 11нче йорт — 77нче гимназия
- 26нчы йорт — 15нче урта мәктәп
- 28нче йорт — 28нче санлы «Снежинка» балалар бакчасы
Әдәбият
- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Сылтамалар
- Шишкин бульвары Яр Чаллы картасында
- «Шишкин бульвары дуслары» төркеме сәхифәсе. vk.com
- Бульвар имени Шишкина. Наши Челны
- Шишкинский бульвар. park.tatar
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.pochta.ru/indexes/a1b23f93-7e47-4223-bcfe-961cca68329e
- ↑ Наиль Магдеев открыл обновленный Шишкинский бульвар.(үле сылтама) business-gazeta.ru, 18.11.2017
- ↑ Шишкинский бульвар: красные тона, портрет художника и оригинальные детские зоны. Официальный сайт города Набережные Челны