Игорь Бабушкин

Игорь Юрьевич Бабушкин (5 апрель 1970 ел, Рыбинск, Ярыслау өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019 елның 17 сентябреннән Әстерхан өлкәсе Губернаторы (2019 елның 5 июненнән 17 сентябренә кадәр Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы).

Тәрҗемәи хәле

Игорь Бабушкин 1970 елның 5 апрелендә Ярыслау өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә туа[1].

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү югары хәрби команда училищесына укырга керә, уку йортын 1992 елда тәмамлый.

1992 елдан 2012 елга кадәр Россия Кораллы көчләрендә һәм Россия федераль иминлек хезмәте бүлекчәләрендә, полковник буларак Махсус төзелеш федераль агентлыгында хезмәт итә.

2002 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Голицын чик буе институтында өстәмә белем ала. Шулай ук Менеджмент, икътисад һәм инновацияләр институтын тәмамлый.

2013 елның гыйнварында Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. Дәүләт казнасы, федераль хакимият органнары һәм куркынычсызлык өлкәсендә оешмалар, тармак оешмалары һәм чит ил милке белән идарә итү, сәнәгать комплексы оешмалары белән идарә итү буенча кураторлык итә, Рус православ чиркәвенә дини билгеләнештәге объектларны тапшыру сорауларына җавап бирә.

2018 елның сентябрендә Россия Федерациясе Президентының Төньяк Кавказ федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Александр Матовников урынбасары итеп билгеләнә.

2019 елның 5 июненнән Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[2].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Әстерхан өлкәсе Губернаторы сайлауларының беренче турында 75,64% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[3].

Бүләкләр

  • Александр Невский ордены (2022)[4];
  • Батырлык ордены;
  • Почет ордены (Россия)[5];
  • «Достык» ордены (2022, Казахстан)[6].
  • Төрле елларда дәүләт бүләкләре һәм мактау билгеләре белән бүләкләнә.

Гаилә

Өйләнгән. Кыз тәрбияли[1].

Тема буенча өстәмә