Идел (әлманах)
Идел — әдәби-публицистик әлманах. ТАССР язучылар берлеге органы. 1958-1960, 1970-1989 елларда Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 25 саны чыга. Мөхәррирләр – Гали Хуҗи, Сарьян Хәсән, Марс Шабаев, Фаил Шәфигуллин, Мансур Вәлиев, Хәкимҗан Халиков, Камил Кәримов (1981-1988), Нәбирә Гыйматдинова.