Мансур Вәлиев

Мансур Мәсгут улы Вәлиев (рус. Валиев Мансур Масгутович; 6 декабрь 1950, Нөкес) — Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе. Россия ФИХ Чик буе хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары (2003—2005). Россия Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәте ветераннарының Россия советы рәисенең беренче урынбасары (2005 гелдан)[1].

Тәрҗемәи хәле

1950 елның 6 декабрендә Үзбәкстан ССРның Нөкес шәһәрендә фронтовик офицер гаиләсендә туа. Милләте — татар. Ун еллык мәктәпне тәмамлап, ССРБ Министрлар Советы карамагындагы КГБның Мәскәү югары команда Чик буе училищесына укырга керә. Уку йортын 1972 елда тәмамлагач, Урта Азия чик буе округына җибәрелә.

1972 елда Кәрке Чик буе отрядының Давид Ярошев исемендәге застава башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 1977 елда аның заставасы иң яхшысы дип таныла.

М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлагач, Урта Азиягә, Термез Чик буе отрядына Айвадж участогы коменданты итеп җибәрелә. 1981 елда отряд штабының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә һәм уку пункты белән җитәкчелек итә. 1984 елда Әфганстанда, Мазары-Шәриф шәһәрендә урнашкан 1 нче кыр оператив төркеме башлыгы була. 1985 елда Серахс чик буе отрядының штаб начальнигы вазифасына куела. Вәлиев гаскәрләрне Әфганстаннан чыгарган вакытта Кызыл Байрак Мәскәү чик буе отряды башлыгы булып хезмәт итә (1987). 1989 елда полковник дәрәҗәсе бирелә .

1991 елда Вәлиев Байкал арты чик буе округы штабы башлыгы итеп билгеләнә, бу вазыйфада 1994 елга кадәр эшли.

1994 елда Мансур Вәлиевкә генерал-майор хәрби дәрәҗәсе бирелә[2]. 1995 елда генерал-майор Вәлиев Урта Азиягә, Ашкабадка, Төрекмәнстандагы Россия Федераль чик буе хезмәтенең оператив төркеме башлыгы буларак кайта.

1998 елда Вәлиев, Байкал арты чик буе округы командующие итеп билгеләнү сәбәпле, Читага китә. 2002 елда Ерак Көнчыгыш региональ чик буе идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2003 елдан Мансур Вәлиев Россия федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкара[3].

Мансур Вәлиев, авыр командировка кичереп, хастаханәдә ятып чыккач, сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2005 елның көзендә отставкага китә[4].

2005 елдан — Россия Федераль иминлек хезмәтенең (ФИХ) Чик буе хезмәте ветераннары советы рәисенең беренче урынбасары.

Бүләкләр

  • Хөрмәт Билгесе ордены (1981);
  • Кызыл Йолдыз ордены (1984);
  • I дәрәҗә Йолдыз ордены (1988)[5];
  • Кызыл Байрак ордены (1989);
  • «ССРБ дәүләт чиген саклаудагы казанышлар өчен» медале (1973);
  • I дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медале;
  • II дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медале;
  • III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медале;
  • Исемле корал;
  • Россия Федерациясенең атказанган чик сакчысы (2000);
  • Бурятия Республикасы Халык Хуралының Мактау грамотасы (Бурятия Республикасы Халык Хуралы белән Россия Федерациясе федераль чик буе хезмәтенең Байкал арты региональ идарәсе арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен; 2002 ел)[6];
  • I дәрәҗә Спитамен ордены (2005);
  • «Общественное признание» Алтын мактаулы билгесе[7];
  • Россия Федерациясенең Гаскәр башлыклары клубының «Милли иминлекне ныгытуга керткән өлеш өчен» медале[8].

Искәрмәләр

  1. Архив Президиум - Офицеры России (рус.). Офицеры России. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  2. О присвоении воинских званий высших офицеров военнослужащим Пограничных войск Российской Федерации. pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  3. ФСБ перестраивает погранслужбу
  4. Председатель Координационного совета Международного Союза общественных объединений ветеранов (пенсионеров) пограничной службы генерал-полковник Валиев М.М. (рус.). www.skpw.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
  5. Энциклопедия Забайкалья (рус.). ez.chita.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  6. О награждении Почетной грамотой Народного Хурала Республики Бурятия Валиева М.М. от 23 мая 2002 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  7. Заслуженный пограничник Российской Федерации генерал-полковник Валиев Мансур Масгутович (рус.). vk.com. ОД "Сильная Россия" Богородского округа (6 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
  8. Kluba, Sovet. Федеральная пограничная служба Российской Федерации: этапы становления, историческое значение - Клуб военачальников РФ (2023-12-28). 13 гыйнвар 2026 тикшерелде.

Әдәбият

  • Пограничная служба России. Биографии: Энциклопедия. — М., 2008. — С. 467—468.