Ике урамлы

Ике урамлы
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, ишек аллары
Физик активлык
уртача

Ике урамлы татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Бу уен урамда һәм ишек алларында уйнала. Иң беренче шобага әйтешләре ярдәмендә балалар икегә бүленәләр. Шуннан соң ике команда бер-берсенә 20 метрлап ара калдырып капма-каршы баса. Ике команда арасындагы араны урталай бүлеп, җиргә сызык сызалар һәм йөгереп урыннарын алышалар. Шул арада беренче команда кешеләре икенче команданың берәр уенчысын (ул сызыкның бу ягына чыкканчы) тотып калырга тырыша (бу кешене тоту турында беренче командадагылар алдан ук килешеп куйган булалар). Тотылган кеше икенче командага баса. Аннан соң икенче команда кешеләре беренче команда кешесен тотып калу турында киңәшәләр һәм урын алышалар. Уен бер командада кеше беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар