Илгизәр Гайнетдинов

Илгизәр Идрис улы Гайнетдинов (1954 елның 27 декабре, Әлмәт, ССРБ) — совет футболчысы, ярымсакчы, Казан футболында тәрбияләнүче.

Тәрҗемәи хәле

Беренче клубы — Әлмәтнең «Буровик» футбол клубы.

Калган карьерасы Татарстанның төп футбол командасы — «Рубин» белән бәйле[1] — 172 уен һәм 22 гол.

1978 ел сезонында[2] «Крылья Советов»та чыгыш ясый[3][4]. 38 матчның 22сен үткәреп, клуб белән бергә Югары лигага чыга. Команда составында Югары лиганың «Шахтёр» (Донецк) командасына каршы ике кубок матчы уздыра.

1987 елда Автоном республикалар Кубогында Татарстан АССР җыелмасы өчен чыгыш ясый. 1985 елдан «Рубин» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы булып эшли. 2005 елдан 2006 елга кадәр Казанның «Искра» командасы тренеры.

Уен карьерасы тәмамлангач, «Крылья Советов» ветераннар командасы өчен чыгыш ясый[5].

Казанышлар

Команда өчен

  • Футбол буенча ССРБ чемпионаты 1978 (беренче лига) — 1 урын
  • Футбол буенча ССРБ чемпионаты 1974 (икенче лига, финал) — 2 урын
  • Җыелма командалар арасында РСФСР автоном республикалары кубогы — чемпион (1987)[6]
  • Футбол буенча РСФСР чемпионаты — көмеш призёр (1974)[7]

Шәхси

  • Ил беренчелекләрендә (D2/D3) һәм кубокларда 200 матч уздыра
  • 1974 елгы Футбол буенча РСФСР чемпионатының финал матчларында 3 гол кертә

Искәрмәләр

  1. Александр Цыбин. История казанского футбола в программках: «Рубин» – «Урал» (1960 и 1973 годы) (рус.). БИЗНЕС Online. business-gazeta.ru (2 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2014.
  2. Возвращение (рус.). kc-camapa.ru (1 декабрь 1978). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 1978.
  3. Случайный Кадр: Олимпийский привет "Металлурга" (рус.). kc-camapa.ru (8 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2014.
  4. Случайный Кадр: Украинский десант и самарское "малое золото" (рус.). kc-camapa.ru (22 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2014.
  5. На "Металлурге" состоялся парад ветеранов (рус.). kc-camapa.ru (3 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2012.
  6. Ильгизару Гайнутдинову - 64 (рус.). rubin-kazan.ru (28 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2018.
  7. В.В. Гнатюк «20 чемпионатов второй лиги 1971—1990». — Днепропетровск: «Редотдел облполиграфиздата», 1990. — 99 с.

Сылтамалар