Илдар Нәфиев
Илдар Илгизәр улы Нәфиев (рус. Ильдар Ильгизарович Нафиев; 28 сентябрь 1965, Казан) — Совет һәм Россия рәссам-сатиригы, график, рәссам-иллюстратор. Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы (2003)[2]. 2003 елдан «Чаян» журналының штаттан тыш рәссамы[3].
Тормыш юлы
1965 елның 28 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1992 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Казанда яшәп иҗат итә[2].
1980 еллар азагында, «Оргсинтез» заводында сәнгать бүлегендә эшләгән чагында «Юморина» фестивалендә катнаша. «Чаян» журналы баш мөхәррире яшь һәм өметле рәссамны үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакыра[4].
Иҗаты
И. Нәфиев – сатира өлкәсендә эшли торган оста мастер. Аның комизмнары чама хисен югатмаган, карикатураларында ул рәсем темасының мәгънәсен һәм эчтәлеген гади һәм аңлаешлы итеп җиткерә, кирәкмәгән, артык катлаулыклардан качарга тырыша. Яраткан темалары – социаль һәм тормыш-көнкүреш сатирасы. Автор үзе, аеруча кыйммәтле карикатуралар дип, «сүзсез»ләрен саный. Аныңча, «визуаль юмор төрле телләрдә дә аңлаешлы булырга тиеш» һәм сатирикның максаты – сәнгать чаралары аша сюжетны бар халыкларга да танырлык итеп ачып бирү[4].
Илдар Нәфиев иллюстратор буларак та билгеле. Училищены тәмамлагач, Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф» нәшрияты, «Идел-пресс» белән хезмәттәшлек итә башлый. Дистәләгән китапларга иллюстрацияләр ясый. Аның рәсемнәре «Салават күпере», «Ялкын», «Сөембикә», «Сабантуй» журналларында һ.б. матбугат чараларында даими рәвештә дөнья күрә. Рәссамның таланты балалар китаплары һәм журналларын бизәгәндә аеруча ачык чагыла[4]. Нәфиевнең рәсемнәре, фантазиядән бигрәк, реализмга якын. Балалар китаплары һәм журналларын эшләгәндә, ул ачык төсләр куллана һәм контрастлардан файдалана, фотомантаж техникасын эшкә җигә.
2006 елда ул үзенең «Акылсыз тычкан малае маҗаралары һәм башка әкиятләр» («Приключения глупого мышонка и другие сказки») (2006), «Однажды жили-были сказки» (2019) дигән шәхси китапларын нәшер итә[5]. «Ел китабы» Республика бәйгесе «Балалар китабы» номинациясендә бүләккә лаек була.
2012 елда рәссамга ТР сәнгать фондында эш бүлмәсе бирәләр һәм И. Нәфиев сынлы сәнгать белән тыгызрак шөгыльләнә башлый. Бу чорда иҗатында абстракция, фовизм һәм этнофутуризм юнәлешләренә мөрәҗәгать итә[4] Соңгы елларда абстракт формаларга өстенлек бирә, төс, сызык, тап һәм форма аша ассоциатив образлар тудыра[3].
Күргәзмәләре һәм эшләренең саклануы
2020 елда Казанда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее составындагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында, Нәфиевнең китап графикасына багышланган шәхси күргәзмәсе уза[3].
2026 елның 20 мартыннан 19 апреленә кадәр Казандагы Заманча сәнгать галереясы бинасында «Путь без пути» исемле шәхси күргәзмәсе эшли. Экспозициядә графика һәм катнаш техникада башкарылган эшләр күрсәтелә[3].
Рәссам халыкара һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның әсәрләре дәүләт һәм шәхси коллекцияләрдә саклана[3].
Искәрмәләр
- ↑ Ильдар Нафиев «Путь без пути» (рус.). izo-museum.ru. Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Ильдар Ильгизарович Нафиев. www.artchive.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 4 5 Ильдар Нафиев «Путь без пути» (рус.). izo-museum.ru. Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Газизова М. Р. Сатирик рәссам Илдар Нәфиев иҗаты // Фәнни Татарстан. 2015. № 3. Б. 162–164 (PDF). ft.antat.ru. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ В Казани открылась первая персональная выставка Ильдара Нафиева