Илдар Әхмәтҗанов

Илдар Раушан улы Әхмәтҗанов (1983 елның 25 ноябре) — РФПЛның 24 матчында 2 туп керткән Россия футболчысы (ярымсакчы). Тренер.

Тәрҗемәи хәле

Илдар Әхмәтҗанов 1983 елның 25 ноябрендә Түбән Камада туа. Түбән Кама спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — В. А. Туктаров)[2]. «Нефтехимик» (Түбән Кама, 2000—2001, 2003—2005), «Спартак» (Щелково, 2002) командалары өчен чыгыш ясаган. 2005 елның августыннан 2008 елның июленә кадәр Пермьнең «Амкар» командасы өчен уйнаган[3]. 2008 елның җәендә «Амкар» ның элеккеге тренеры Сергей Оборин үтенече буенча Новосибирск «Сибирь»ына күчә. 2009 елның мартында «Сибирь» белән контракт өзә.

2010 ел башында «Кубань»га карашка китә, команданың беренче сезон алды җыелышында катнаша, аның нәтиҗәләре буенча клуб җитәкчелеге Әхмәтҗанов белән контракт төзү турында Карар кабул итә[4], бу хакта 4 февральдә хәбәр ителә[5].

1 июньдә «Кубань» составында, Брянск «Динамо»сына каршы беренчелекнең 13 нче турының күчмә матчының 90 нчы минутында алмашуга чышып дебют ясый[6]. «Кубань» өчен лигада барлыгы 7 матч һәм Россия Кубогында 1 очрашу уздыра. 13 июльдә Әхмәтҗановның китүе турында да хәбәр ителә, чөнки ярты елга исәпләнгән килешү тәмамлана. Карьерасын Чаллы «КАМАЗ»ында дәвам итә. «КАМАЗ» белән 2,5 елга контрактка кул куя[7]. 30 июльдә «Волгарь-Газпром» клубына каршы беренчелекнең 21 нче турының күчмә матчында дебют ясый. 2014 елда имгәнү аркасында «КАМАЗ» да уенны тамамлый[8]. 2015 елда Ырынбурның «Газовиг» составында ФНЛ Кубогында чыгыш ясый[9].

2017 елның гыйнварыннан «КАМАЗ»ның тренерлар штабында: тренер, өлкән тренер, физик әзерлек буенча тренер[10]. 2020 елның 15 октябрендә, Михаил Белов отставкага киткәннән соң, баш тренер вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[11]. Ноябрьдә баш тренер итеп раслана[12].

Россиянең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясаган[13].

Искәрмәләр

  1. Ildar Akhmetzyanov // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. Ильдар Ахметзянов: Атакуем, потому что хотим выиграть! onedivision.ru (23 август 2010). Архивировано из оригинала 6 сентябрь 2017 года.
  3. Доронченко: «„Кубань“ подпишет Ахметзянова, Малюкова и Головатенко». footballfacts.ru. «Советский Спорт в Перми – Футбол» (7 ноябрь 2005).
  4. Доронченко: «„Кубань“ подпишет Ахметзянова, Малюкова и Головатенко». yuga.ru (4 февраль 2010).
  5. Двое ушли, трое добавились. fckuban.ru. Официальный сайт ФК «Кубань» (15 март 2010). Архивировано из оригинала 23 сентябрь 2011 года.
  6. Статистика матча «Динамо» — «Кубань», 01.06.2010. championat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2020. Архивировано 26 февраль 2010 года.
  7. Ахметзянов покидает «Кубань». Газета.Ру (13 июль 2010).
  8. Главный тренер «КАМАЗа» Владимир Клонцак: Подбирали игроков с прицелом на будущее. sport.kazanfirst.ru (18 июль 2014). Архивировано из оригинала 13 март 2016 года.
  9. Ахметзянов Ильдар Раушанович. Кубок ФНЛ 2015. sportbox.ru (13 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2020.
  10. Задача есть - нужно выполнять. kamaz1981.ru — экс-fckamaz.ru, официальный сайт ФК «КАМАЗ» (30 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2020. Архивировано 6 сентябрь 2017 года.
  11. Футбольный «КАМАЗ» определился с кандидатурой на пост и.о. главного тренера клуба. tatar-inform.ru (15 октябрь 2020).
  12. ФК «КАМАЗ» утвердил Ильдара Ахметзянова в качестве главного тренера клуба. tatar-inform.ru (13 ноябрь 2020).
  13. Ильдар Ахметзянов: У нас молодая амбициозная команда. fckamaz.ru (11 май 2011). Архивировано из оригинала 17 май 2011 года.

Тема буенча өстәмә