Илмән тыюлыгы

В.И. Ленин исемендәге Илмән дәүләт тыюлыгырус. Ильме́нский государственный запове́дник имени В. И. Ленина — дәүләт тыюлыгы, структура җәһәтеннән Россия Фәннәр Академиясенең Көньяк Урал фәнни үзәге составына керә[2].

Чиләбе өлкәсенең үзәк өлешендә Мияс шәһәренә якын урнашкан. 1920 елның 14 маенда В. И. Ленин декреты буенча Илмән таулары минералогик тыюлык дип игълан ителә, ул Россиядә тәүге шушындый тыюлыкларның берсе була. Хәзер ул үзе биләгән мәйданы буенча илдәге тыюлыклар арасында 34-се урын били[3]. Бу Россия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсе составында институт статусына ия табигатьне саклау, фәнни-тикшеренү дәүләт учреждениесе.

Геология

Илмән тау комплексы Сысерть-Илмән антиклинориеның көньяк өлешендә урнашкан. Составы буенча магма тау токымнары һәм метаморфик токымнардан тора. күпсанлы уникаль пегмат тармакларында топаз, аквамарин, фенакит, циркон, зәңгәр якут, турмалин, амазонит, төрле сирәк минераллар очрый. Биредә дөньяда тәүге итеп 16 минерал — ильменит, ильменорутил, калийсаданагаит, канкринит, макарочкинит, монацит-(Ce), поляковит-(Ce), самарскит-(Y), свяжинит, ушковит, фергусонит-бета-(Се), фторомагнезиоарфведсонит, фторорихтерит, хиолит, чевкинит-(Ce), эшинит ачылган.

Географиясе

undefined

Көнбатыш өлешендә рельефы тәбәнәк таулардан тора. Илмән тауларының һәм Ишкол сыртының уртача биеклеге диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 400-450 м, максималь калку билгесе 747 м. 85 % мәйданын урман, якынча 6 % — дала били. Флора үсемлекләре, эндемикларны 1200-дән күчү төре очрый.

1930 елдан биредә А. Е. Ферсман оештырган минералогик музей эшләп килә. Биредә Илмән сыртында табылган 200 төрле минерал саклана.

1991 елдан «Аркаем» тарихи-ландшафт археологик һәйкәл филиалы оештырылган, аның мәйданы 3,8 мең га. Б.э.к. XVII — XVI быуаттагы Аркаем тарихи төбәге аерым әһәмияткә ия.

Искәрмәләр

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. Южно-Уральский научный центр, Структура/Научные организации. Официальный сайт Российской академии наук (Уральское отделение).
  3. География Челябинской области / Автор М. А. Андреева, А. С. Маркова — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2002. — С. 122. — 20000 экз.

Әдәбият

  • Ильменский заповедник // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Березин Б. А. Путеводитель по Ильменскому государственному заповеднику. Миас, Южный Урал, Челябинская область / АН СССР — М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1935. — 96 б. — 2665 экз.

Тема буенча өстәмә