Илмән таулары

Илмән тауларырус. Ильме́нские го́рыРоссия Федерациясе Көньяк Уралдагы Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәре янындагы тау сыртлары.

Географиясе

Илмән сыртлары көнчыгыштан урманлы-таулы күлләр белән чиктәш, ә көнбатыштан Мияс елгасы үзәненең аръягында Урал тауларының төп сыртлары китә, шулай итеп Илмән сыртлары үз географик киңлегендә Урал тауларының көнчыгыш сиге булып тора.

Иң югары ноктасы — Илмән (755 м). Көньякта Илмән таулары Ирәндек сыртлары белән дәвам итә (ИрәндекБашкортстанның Учалы районы территориясе).

Тасвирламасы

Тау токымнары төрлелеге катлаулы һәм дәвамлы геологик тарихы белән бәйле, бу тарих 2,3 миллиард ел исәпләнә.

Иң зур гыйльми киммате пегматит юлаклары белән бәйле — биредә миаскит, гранит, топаз, гранат,сиенит аквамарин, фенакит, циркон, сапфир, турмалин, амазонит һәм башкалар очрый.

1920 елда Илмән таулары Россиядә булдырылган минераллар тыюлыкларның тәүгеләренең берсе — Илмин тыюлыгы биләмәсенә кереп китә[1].

1824 елда Илмәнгә килгән немец минералогы И. Н. Менге аның башлангыч тасвирламасын яза һәм 1825 елда ул: "Дөньяның бөтен минераллары бер искиткеч сыртта җыелган кебек һәм алда бу җәһәттән күп ачышлар көтә әле," — дип күрәзәләгән[2][3]

Этимологиясе

Илмән сырты Илмән күленә һәм Илмән тыюлыгына үзенең атамасын биргән. Илмән күле электән русча рус. Ильмень, Эльмень дип аталып килгән (1736, 1742 елдагы карталар);Петр Симон Паллас аны Именкуль дип атаган (башкортча синонимы — «хәвефсез күл») [4].

Шул ук вакытта Чиләбе өлкәсенең географы, топонимисты Шувалов Николай Иванович үзенең "От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь" дигән сүзлегендә атаманы башкортларның тотемы — имән агачыннан килеп чыккандыр дип фаразлый[5].[6]

Галерея

Файл:Ильменский хребет г. Миасс.jpg
Миасс янында Илмән сырты
Илмән тыюлыгында Илмән сырты
Файл:ИЛЬМЕНСКИЕ ВИДЫ.jpg
Илмән күренеше
Файл:Ильменские сосны.jpg
Илмән карагайлары

Искәрмәләр

  1. Ильменские горы
  2. Летопись.(үле сылтама) Оренбургского края
  3. География Челябинской области / Автор М. А. Андреева, А. С. Маркова — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2002. — С. 124. — 20000 экз.
  4. Озеро Ильменское
  5. Шувалов Н. И. // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанное и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с. — ISBN ISBN 5-7688-0157-7
  6. От Парижа до Берлина по карте Челябинской области.

Чыганаклар

  • Большая советская энциклопедия//Ильменские горы
  • География Челябинской области / Автор М. А. Андреева, А. С. Маркова — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2002. — С. 122. — 20000 экз
  • Шувалов Н. И. // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанные и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с.

Сылтамалар

  • Ильменские горы [1]
  • Ильменский горы [2]