Илхан
Ильхан — төрки һәм монгол халыкларында югары хакимнәр титулы. Чыганакларда беренче тапкыр Төрки каһанлыгына нигез салучы Бумын титулы буларак очрый (552 ел). Иң танылган титулга ия шәхесләр — Урта Көнчыгыштагы хулагулар дәүләтенең монгол хакимнәре (XIII—XIV гасырлар).
Титул төрки телендәге эл/ил («халык») + хан сүзләреннән ясалган һәм сүзгә-сүз «халыклар хакиме» дигәнне аңлата. Төгәлрәк мәгънәсе эл/ил терминын аңлауга бәйле, төрле тикшеренүчеләр тарафыннан төрлечә аңлатыла[1][2].
Эл/ил
Борынгы төрки сүзлектә эль (el) сүзенә түбәндәге билгеләмәләр бирелгән: 1. нәсел берлеге, нәсел оешмасы; 2. халык; 3. (Мәхмүт Кашгарида) — дәүләт, административ берәмлек[3]. С.Л. Волин түбәндәге мәгүнәдә бирә: 1. халык, гомумән кабилә; 2. биләмә буларак каралган халык, нинди дә булса затның буйсынганнары (подданныйлар), буйсынган тыныч кешеләр[4]. Эл/ил терминын «дәүләт, халык» мәгънәсендә И. Березин, В. Радлов, В. В. Бартольд, П. Мелиоранский, В.Томсен и Ф. Хирт тәкъдим итә.
Л. Н. Гумилёв фикеренчә, төркиләр басып алулар чорында эл/ил басып алучыларның хәрби оешмасы буларак Урданың һәм буйсындырылган кабиләнең традицион оешмасы буларак бергә яшәү формасы булган. Көчләп буйсындыруны күздә тоткан эл/ил кабиләләр килешүен белдерүче кур/гур терминына капма-каршы (чагыштыр: гурхан).
С. Киселев, Енисей кыргызлары тарихын карап чыкканда, эл белән халыкны (bodun) тиңләштерми. Аның фикеренчә, «Эль киң мәгънәдә — кыргызлар каганы җитәкләгән дала аристократиясе оешмасы. Моннан киләчәктә эл — дәүләт үсәчәк. Тар мәгънәдә исә — күптән түгел генә барлыкка килгән кабилә — теге яки бу „будун“ халыкның аристократик ыруы».
Искәрмәләр
- ↑ Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. — СПб., 2002. — С. 113—115. Архивланган 28 май 2009 елда.
- ↑ Фёдоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды. — М., 1973. — С. 44—45.
- ↑ Древнетюркский словарь. — Л.: Наука, 1969. — С. 168—169.
- ↑ Указатель терминов и непереведённых слов // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. 2. — С. 301. Архивланган 7 июнь 2009 елда.
Әдәбият
- Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. — СПб.: СЗКЭО, Издательский Дом «Кристалл», 2002. — С. 113—115. — ISBN 5-9503-0031-9.
- Древнетюркский словарь. — Л.: Наука, 1969. — С. 168—169.
- Киселёв С. В. Древняя история Южной Сибири. — Калып:М.-Л.: ИА АН СССР, 1949. — 364 с. — (Материалы и исследования по археологии СССР).
- Фёдоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды. — М.: Издательство Московского университета, 1973. — С. 44—45.