Бумын каһан
Бумын каһан (Буми́н[1], Тумэ́н[1], Тумене́[2][3], Тумы́нь[4], Тумы́н[5]; бор. төрк. 𐰉𐰆𐰢𐰣:𐰴𐰍𐰣[6]; кыт. 土门, пиньинь tumen) — Төрки каһанлыгын нигезләүче (552 год) һәм аның беренче каһаны. Ашина кабиләсе башлыгы.
Тәрҗемәи хәле
Ашина кабиләләре
Бөек халыклар күченү вакытында һуннарның бер өлеше Алтай тау итәгендә кала. Алар биредә Ашин юлбашчысы идарәсендә яшиләр, ләкин тиздән алар куәтле дәүләт — Җуҗан каһанлыгы хакимлегенә эләгәләр һәм аларга тимер белән ясак түләргә мәҗбүр ителәләр.
Бумын каһан хакимлеге
Идарә итә башлавы
542 елда Бумын каһан Ашина кабиләсенең башы була. Җуҗаннарга каршы союздашлар эзләп, Көнбатыш Вэй императоры Вэнь-ди, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен, Бумынга илчеләр җибәрә. 545 елда төркиләргә килгән илчене ачык йөз белән кабул итәләр. «Урдада барысы да бер-берсен котлый башладылар: бүген безгә бөек дәүләттән илче килде, озакламый йортыбыз да күтәрелер», — диделәр. Бу исә җуҗаннар хакимлегенә каршы азатлык сугышы төркиләрне куркытмаганлыгын күрсәтә.
Бумын үз сюзеренына каршы Чанъаньга (Көнбатыш Вэй башкаласына) җавап итеп бүләкләр белән үз илчесен җибәрә һәм шул рәвешле үз хуҗасының дошманы белән берлек төзи. Әмма бу сәяси акт җуҗаннар белән ара өзүгә китерми. Сөйләшүләр яшерен рәвештә алып барыла. Бумын үзенең жужаннар алдында артык көчсез булуын аңлый. Бумын союздашлык һәм вассаллык бурычын намус белән үтәргә карар кыла. Шуның өстенә уңайлы очрак та килеп чыга.
Көнбатыш төлес кабиләләре җуҗан басымын авыр кичерәләр. Алар, баш күтәреп, жужаннарга каршы Көнбатыш Җонгардан Халхага таба кузгалалар. Поход бик начар оештырылган һәм вакыт та начар исәпләнгән була. Бу — планлы рәвештә оештырылган сугыштан бигрәк, басым астында изелгән халыкның түземлеге беткәннән стихияле күтәрелеше була. Төлес сугышчылары ярты юлга җиткәндә, Гоби Алтае тарлавыкларыннан озын сөңгеле, пластинкалы панцирь кигән, яхшы сугыш атларына атланган төрекләр сафы килеп баса. Төлесләр моны көтми, чөнки дошманнары төркиләр түгел, бәлки җуҗаннар була. Шунда ук алар Бумынга тулысынча буйсынуларын белдерәләр. Бумын моны кабул итә һәм шушы хәрәкәте белән Җуҗанга карата буйсынмау гамәлен кыла. Җуҗаннарга каршы чыкканчы, тугандаш кабиләләрне берләштерергә кирәк була. Бумынның теләге чынга аша: 546 елда 50 000 йортлык теле кабиләсе киләчәктә аерым дәүләткә әйләнәчәк төрки берлегенә кушыла.
Төлесләрнең максаты бер — җуҗаннарны юк итү була, аларны үз кабиләсенә кабул итеп, Бумын моны бик яхшы аңлый. Кабиләштәшләре дә шушы теләк белән янганлыктан, вакыйгалар тизлек ала.
Җуҗанны тар-мар итү
Җуҗаннар белән конфликт тудырырга омтылып һәм шул ук вакытта рәнҗетүче ролендә булырга теләмичә, Бумын провокациягә бара. Ул җуҗан ханы Анахуанга кызын үзенә хатынлыкка сорап мөрәҗәгать итә. Бу никах аны, дала йоласы буенча, шунда ук хан белән бер дәрәҗәгә куяр иде һәм хан моңа риза булмый. Ачуы чыккан хан тупас рәвештә: «Син минем эретүчем (төркиләр жужаннар өчен тимер эретәләр), син ничек шундый тәкъдим ясарга батырчылык итәсең», — дип җавап бирә. Тискәре җавап Бумынны кимсетелгән хәлгә куя — төп максатына ирешә. Татулашуга юл калдырмас өчен, ул жужань илчесен җәзага тартырга боера, һәм хәзер Вэйның Көнбатыш йорты белән берлек аңа бик кирәк була. Ул шунда ук Вэнь-ди белән сөйләшүләрне яңартып җибәрә һәм 551 елның җәендә Кытай хан кызы Чанлены хатынлыкка ала. Бу аның күчмә халык арасында абруен тулысынча ныгыта. Көтелмәгән җирдән һөҗүм башлап, Бумын 552 елның кышында походка чыга һәм җуҗаннарны тулысынча җиңә. Анахуань үз-үзенә кул сала, ә аның улы Яньлочен үз союздашлары цисцларга кача.
Бумын Илхан титулын кабул итә, ләкин 552 ел ахырында вафат була. Тәхеткә аның улы утыра, ул Кара Ыссык хан (Кара кайнар хан) титулын ала, ул да вафат булгач, икенче улы Мукан каган була.
Бумын төрки истәлекләрдә[7]
Безнең бабабыз Бумын каһан дөньяның дүрт почмагын кысрыклаган, аударган, җиңгән, изгән. Шуннан соң, бу хан үлгәч, халкыбыз һәлак булган, эреп юкка чыккан, качкан.
Төп тексты Калып:Ref-otk
Хәтер
Версияләрнең берсе буенча, Россиянең Төмән шәһәре үз исеме белән Төмән каһанга бурычлы[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Груссе, 2005
- ↑ Хондемир, 1834
- ↑ Абу-л-Гази, 1905
- ↑ Бичурин, 1950
- ↑ Малов, 1959
- ↑ Kultegin's Memorial Complex, TÜRIK BITIG. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2022. Архивировано 18 август 2011 года.
- ↑ Малов С. Е. Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии. — Издательство академии наук СССР, 1959. — 7-9 с. — 2000 экз.
- ↑ Кошелев Д. Е. Неожиданные тюркизмы на карте Западной Сибири // Aus Sibirien — 2019: научно-информационный сборник / Гл. ред. А. П. Ярков. — Тюмень: Изд-во ТюмГУ, 2020. — С. 56—60. — 168 с. — 100 экз. — ISBN 978-5-400-01581-6.
Әдәбият
- Абу-л-Гази. О Тумене-хане // Родословное древо тюрков. — Казань: Типо-лит. Имп. Ун-та, 1905. — С. 58—60. — XVI, 224 с. — (Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете, том XXI, вып. 5-6).
- Бичурин Н. Я. (Иакинф). Или-хан Тумынь // Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1950. — Т. I. — С. 227—228. — LXXXVIII, 381 с. — 5,000 экз.
- Груссе Р. Империя степей: Аттила, Чингисхан, Тамерлан = L'Empire des steppes: Attila, Gengis-Khan, Tamerlan. — Алматы: Санат, 2005. — Т. I. — С. 94—95. — 286 с. — (История Казахстана в западных источниках XII—XX вв.). — 3,000 экз. — ISBN 9965-664-31-5.
- Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. — СПб.: СЗКЭО, ИД «Кристалл», 2002. — 576 с. — (Вехи истории). — 8,000 экз. — ISBN 5-9503-0031-9.
- Малов С. Е. Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1959. — С. 9, 93, 95, 105. — 112 с. — 2,000 экз.
- Хондемир. История монголов: От древнейших времён до Тамерлана / Пер. В. В. Григорьева. — СПб.: В тип. К. Крайя, 1834. — С. 10—12. — XII, 159 с.