Кара Ыссык хан
Хакимлеге
Бумын Илхан титулын кабул итә, ләкин 552 ел ахырында вафат була. Тәхеткә аның аның өлкән (башка мәгълүматлар буенча — уртанчы) улы Кэло Кара Иссык хан исеме астында каһан булып китә[1]. Ул Кара Ыссык хан (Кара кайнар хан) титулын ала. Кара каһан бер елдан азрак идарә итә, әмма җуҗан калдыклары белән сугышта аерылып тора.
Ул җуҗан каһана Юйцзюлюй Дэн Шуцзыны (Җуҗан каһанлыгы) Лайшань (賴山) тавыннан төньяктарак Вое (沃野) җирлегендә җиңеп чыга. Сугышта ул 50 000 нән артык ат тоткан. Җуҗаннарны җиңүдән тыш, Кара Ысык хан Букрат (Мула) тауларында, Орхон елгасының югары агымында аварларны тар-мар итә.
553 елда серле шартларда үлә, улы Шету тәхеттән ераклаштырыла һәм тәхеткә Кара Ыссык ханның кече энесе Кушу утыра, ул үзенә Муган хан (Мукан каһан) титулы белән утыра.
Бумын каһан вафат булганнан соң, аның варислары төркиләр биләмәләрен шактый киңәйтәләр. Чираттагы бәрелештә җиңелгән Кытай императоры да каһанга ел саен ясак - 100 мең кисәк ефәк тукыма биреп торырга мәҗбүр була. Төркиләр бик зур территориядә хакимлек урнаштыралар[3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Кара-каган // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. III. — ISBN 9965-9746-4-0.
- ↑ Бичурин Н.Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена : в трёх частях : с картой на трёх больших листах / сочинение монаха Иакинфа, удостоенное Императорской Академии наук Демидовской премии. - Санкт-Петербург: Типография военно-учебных заведений, 1851. — 4 т.
- ↑ Татарстан тарихы: уку әсбабы. Казан: ТаРИХ, 2001. Б.25