Инна Лещинская
Инна Лещинская (1935 елда туган) - совет һәм рус микробиологы, биология фәннәре докторы (1975), профессор (1982). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992 елдан). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1992).
Тәрҗемәи хәле
И́нна Бори́совна Лещинская 1935 елның 21 февралендә Мәскәүдә туган.
1953 - 1958 елларда Казан университетының биология факультетында, 1960 - 1963 елларда М.И.Беляева җитәкчелегендә үсемлек физиологиясе һәм микробиология кафедрасында аспирантурада белем ала[1][2] .
1963 елдан Казан университетында эшли: кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр, 1976-2003 елларда - проблемалы фәнни лабораториянең фәнни җитәкчесе һәм бер үк вакытта 1976 елдан - профессор һәм 1982 елдан 2003 елга кадәр- микробиология кафедрасы мөдире, 2003 елдан шул кафедраның профессоры [1][2][3] .
1964 елда «Сравнительное изучение экстрацеллюлярных нуклеазных комплексов сапрофитных бактерий» темасына диссертация яклап, биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була.
1975 елда «Характеристика нуклеодеполимераз сапрофитных бактерий» темасына докторлык диссертациясен яклап,биология фәннәре докторы була.
1954 елда ВАК приказы белән аңа профессор гыйльми исеме бирелә.
Фәнни һәм педагогик эшчәнлек
И. Б. Лещинскаяның төп фәнни-педагогдык эшчәнлеге молекуляр биология өлкәсендәге сораулар белән бәйле. И. Б. Лещинская җитәкчелегендә һәм актив катнашында медик-биологик тикшеренүләр координацияләнә һәм нуклеодеполимераз биосинтезын җайга салуның молекуляр механизмнары өйрәнелә.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президиумы әгъзасы (1995-2000).
Казан университетының академик советы әгъзасы.
2002 елдан ул Казан университетының Биология-туфрак факультеты каршындагы биология институтын оештыруда катнаша һәм беренче директоры була [1][2][4] .
И. Б.Лещинская 200 дән артык фәнни эш, шул исәптән монографияләр авторы, аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында дүрттән артык доктор һәм егерме биология фәннәре кандидаты якланган. 1992 елда Россия Президентының Указы белән «Фәнни-педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен» Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә [5] .
Бүләкләр
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1986)
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1992)
- ВДНХ көмеш медале (1984)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Инна Борисовна Лещинская / Учёные записки Казанского университета // КФУ, Т. 157, № 1: 2015. — С.140-144
- ↑ 1 2 3 4 Инна Борисовна Лещинская. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2021. Архивировано 26 апрель 2021 года.
- ↑ Казанский университет, 1804—2004: Биобиблиогр. слов. / Гл. ред. Г. Н. Вульфсон. — Казань : Изд-во Казан. ун-та, Т. 3: 1905—2004 (Н—Я). — 2004. — 767 с. — ISBN 5-7464-0605-8
- ↑ 1 2 Действительный член Академии наук Республики Татарстан Лещинская Инна Борисовна. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2021. Архивировано 26 апрель 2021 года.
- ↑ Указ Президента России от 8 мая 1992 года № 494. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2021.
Әдәбият
- Казанский университет, 1804—2004: Биобиблиогр. слов. / Гл. ред. Г. Н. Вульфсон. — Казань : Изд-во Казан. ун-та, Т. 3: 1905—2004 (Н—Я). — 2004. — 767 с. — ISBN 5-7464-0605-8
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с. — ISBN 0-9530650-3-0