Истирҗа

Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун (гарәп. إِنَّا لِلَّٰهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ‎; рус. Инна лиЛляхи ва-инна илейхи раджиʼун) — «Хакыйкатьтә без һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке һәм һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз») — Коръәннең Әл-Бәкара сүрәсендә 156 нчы аятьтә китерелә, Исламдагы дога[1], шулай ук Истирҗа (гарәп. ٱسْتِرْجَاع‎) буларак билгеле.

«Хакыйкатьтә без һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке һәм һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз» гарәп каллиграфы

Әлеге доганы мөселман кешесе начар хәбәр ишеткәндә — үлем, ачлык, югалтулар булганда — укый[2].

Бу җөмләне кабер ташына язарга киңәш ителә[3], кабергә бер уч туфрак ыргытканда әйтелә[3].

Сынау вакытында сабыр булу — мөселман кешесенең гүзәл сыйфаты. Аллаһы Тәгалә кешегә күтәрә алмаслык йөк бирми.

Ислам дин белгечләре фикеренчә, бәлагә юлыккан кешенең истирҗаны әйтүе тиешсез сүз-гамәлләрдән арынырга, кайгы-хәсрәтне җиңеләйтергә, шайтаннан сакланырга (кешене түземсезлеккә этәрә) ярдәм итә, шуңа охшаш хәлләрдә башкааларга үрнәк булып тора[4][5].

Аять

Коръәннең Әл-Бәкара (Сыер) сүрәсеннән 156 нчы аять[6]:

« Ул чыдамлы мөэминнәргә бер кайгы килсә: “Хакыйкатьтә, без һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке һәм һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз, шуның өчен Аллаһ биргән казаларга сабыр итебез”, – дип әйтерләр.

Оригинал текст: ٱلَّذِينَ إِذَآ أَصَـٰبَتۡهُم مُّصِيبَةٌ قَالُوٓاْ إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّآ إِلَيۡهِ رَٰجِعُونَ

Рус телендә: которые, когда их постигает беда, говорят: «Воистину, мы принадлежим Аллаху, и к Нему мы вернёмся» (Кулиев тәрҗемәсе).

»

Тәфсире:

«Ул түзем мөэминнәргә бер кайгы килсә»[7], ягъни ниндидер сынау, кыенлык яисә мәхрүмлек булганда алар: " «Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун» дип, ягъни кыенлыклар һәм мохтаҗлыклар вакытында алар җаннары белән Аллаһның коллары булуларын таныйлар, Ул үзе бар иткәннәр белән үзе үк теләгәнчә эш итәргә ирекле булуын әлеге формула аша раслыйлар.

«без һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке» дигәнне кабул итеп, үзебезнең Аллаһы Тәгалә карамагында булуыбызны тулысынча таныйбыз: ул безнең белән үзе теләгәнчә эш итәргә — нигъмәтләрен бирергә яисә, фәкыйрьлек, чирләр, курку яки кайгы җибәреп, алардан мәхрүм итәргә мөмкин.

«…һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз»: без мәңгелекне искә төшергәндә, җирдәге мәшәкатьләребез әһәмиятсез булып тоела. Аллаһның илчесе (с.г.в.) бу сүзләрне бәла-каза һәм мәхрүмлек вакытында әйтергә өйрәткән. Иман китерүчеләрнең әнисе Умм Сәламә (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән:

«Ирем Әбү Сәламә вафат булгач, мин бу сүзләрне кабатлый идем, һәм, нәтиҗәдә, Аллаһ миңа аны [мәрхүм иремне] пәйгамбәргә (с.г.в.) алыштырды».

Ибн Касир яза:

«Аллаһы Тәгалә Коръәндә Үзенең колларын төрле авырлыклар белән сынаячагын хәбәр итә:

гарәп. لَنَبْلُوَنَّكُمْ حَتَّىٰ نَعْلَمَ الْمُجَاهِدِينَ مِنكُمْ وَالصَّابِرِينَ وَنَبْلُوَ أَخْبَارَكُمْ

рус. «Мы непременно испытаем вас, чтобы узнать, кто из вас сражается и проявляет терпение. И Мы проверим известия (о вас)».

Без, әлбәттә, сезне сынарбыз, хәтта сездән Аллаһ юлында риза булып сугыш кылучыларны һәм мәшәкатьле гамәлләргә, авыр эшләргә сабыр итүчеләрне аерыл ачыклаганчы, вә кешеләр арасында эшләрегезнең яхшы яки яман хәбәрен фаш иткәнчегә кадәр. (Коръән, 47:31)

Кайчакта Аллаһы Тәгалә нигъмәт белән, ә кайчакта авырлыклар, курку (бәла-каза), ә кайчакта ачлык белән сыный. Аллаһы Тәгалә әйтә:

гарәп. فَأَذَاقَهَا اللَّـهُ لِبَاسَ الْجُوعِ وَالْخَوْفِ

рус. «Аллах испытал их голодом (который длился семь лет) и опасностью».

Мисал итеп Аллаһ Мәккә шәһәрен бәян итәдер ки, ул шәһәр дошманнан имин иде, һичкемнән куркусыз яшиләр иде, һәрьяктан ризыклар килеп тормышлары иркен иде, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең иң зурысына көферлек кылдылар, Коръәнгә вә расүлгә иман китермәделәр, ислам динен кабул итмәгәннәре өчен Аллаһ аларга, тынычлыкны алып, курку бирде вә байлыкны алып, ачлык бирде. (Коръән, 16:112)

Болар — Аллаһы Тәгаләнең Үз колларын сынавына мисаллар. Сынау вакытында сабырлык күрсәткәннәргә Аллаһ ярдәм итәр, ә өметсезлеккә бирелгәннәргә Аллаһның җәзасы булыр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: „Сабырларны сөендер“, — ди».

Искәрмәләр

  1. Погребальный обряд в Исламе (джаназа). islamrf. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2021. Архивировано 27 июнь 2021 года.
  2. Азамат Байзаков. Мусульманская нравственность. — ISBN 5041620261. Архивланган 22 декабрь 2022 елда.
  3. 1 2 Курганова У. Ислам Просто о сложном. — ISBN 9660354142. Архивланган 11 июль 2021 елда.
  4. Шейх Саид-Афанди Аль-Чиркави. Какая польза от произнесения «Инна лилляh» в горе и бедах? islam.ru (03 Июн 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2021. Архивировано 9 июль 2021 года.
  5. ФАЗИЛЬ ИЛЬДАРОВ. Какая польза от произнесения «Инна лиллях» в горе и бедах. АС-САЛАМ. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2021. Архивировано 9 июль 2021 года.
  6. Әлеге мәкаләдә Коръән аятьләренең татарчага тәрҗемәсе www.tt.quranacademy.org мәгълүмати-дини порталыннан алынды: Сүрә 2, (Сыер)
  7. Әлеге аятьнең тәфсире www.azan.ru сайтыннан алынды: Сура «Аль-Бакара» «Корова»

Әдәбият

  • Коръән аятьләренең татарча мҽгънәләре. Төрле галимнәрнең тәрҗемәләре һәм шәрехләреннән файдаланып матбугатка әзерләүче Р. Батулла. — Казан: Идел-Пресс, 2011. — 624 б.

Төркемнәр