Ирина Смелая
Ирина Александровна Смелая (21 декабрь 1991, Яр Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР), күбрәк Tatarka тәхәллүсе белән билгеле — Россия җырчысы һәм видеоблогер.
Тормыш юлы һәм карьерасы
1991 елның 21 декабрендә Яр Чаллыда туа, соңрак Санкт-Петербургка күченеп яши.
«Fashion Trashon», «М/Ж» DIY-тапшырулары ярдәмендә популярлаша, ә аннары ике ел дәвамында YouTube-та шәхси каналын алып бара, анда «Татарские будни» исемле роликлар эшләп чыгара.
Ираның элеккеге ире (2016 елдан 2020 елга кадәр никахта) — рейв-башкаручы һәм блогер Илья Прусикин (Ильич), Little Big төркеме лидеры[1].
2016 ел ахырында «Altyn» җырына дебют клибын чыгара, анда ул дизайнер Гоша Рубчинский иҗат иткән киемнәрдә, машиналар фонында бии[2], музыкаль композиция үзе татар телендәге клауд-рэптан гыйбарәт[3][4].
Беренче атнада видеоны өч миллионнан артык карыйлар, ә 2016 ел нәтиҗәләре буенча «Афиша» видеоны елның иң яхшы 100 клибы исемлегенә кертә[5].
«Altyn» синглына[6] клипны «КликКлак»продакшн-компаниясе төшергән. Режиссеры — Эльдар Джарахов, операторы — Алина Пязок. Шул ук компания Little Big төркеме белән дә эшли. Клип rapid-төшерү юлы белән акрынайту эффектын кулланып, ике көн дәвамында төшерелә[4]. Клип Samsung компаниясенең реклама проекты кысаларында, аларның яңа смартфонына яздырыла[3][7]. Ике ай эчендә видеоны карау саны 15 миллионга кадәр арткан[8]. 2021 елның июленә клип 51 миллион карау билгесен узган.
«Altyn» җырының текст авторы — Yummy Music Казан лейблы директоры, Ittifaq проектының хип-хоп башкаручысы Ильяс Гаффаров[9].
Ильяска «КликКлак» лейблы вәкилләре җырның текстын язарга тәкъдим белән мөрәҗәгать итә[9]. Музыканы лейбл вәкиле Виктор Сибринин язган[9]. Җырның исеме русчага «Золотая» дип тәрҗемә ителә[9].
2017 ел башында җырчының Little Big белән дуэтта тагын бер синглы — «U Can Take» чыга[10]. Җыр шулай ук татар телендә язылган, ә Илья Прусикинның партиясе инглизчә башкарыла. Бастырылганнан соң беренче тәүлек эчендә видеоролик ике миллионнан артык карау җыя[11]. 2017 елның сентябрендә җырчының өченче клибы — «Pussy Power» дөнья күрә[12].
2018 елның җәеннән үзенең дебют альбомын әзерли. Golden Flower дип аталган альбом татар һәм инглиз телләрендә 2020 елның 29 октябрендә дөнья күрә[13].
2019 елның 28 июнендә «AU» трегына клибы чыга. Ул Үзбәкстанда — Ташкент, Хивә һәм Чирчик шәһәрләрендә төшерелә[14]. Шул ук елда Little Big һәм британ төркеме Clean Bandit белән берлектә «Arriba» синглы чыга[15].
Үзенең дебют Golden Flower альбомын Ирина 2018 елдан әзерли. Альбом татар һәм инглиз телләрендә 2020 елның 30 октябрендә Warner Music Russia лейблында дөнья күрә[16].
Соңрак елларда җырчы «Kawaii», «Loli Boy», «Black Dress» кебек синглларын, ә 2024 елда татар телендәге «Матур Кызлар» синглын чыгара. 2025 елның февралендә Dilara белән берлектә «Altyn, Vol. 2» синглы дөнья күрә[15].
Татарстанда кабул ителеше
«Altyn» җыры аеруча Татарстан тыңлаучылары арасында популярлык казана: трек Казан һәм Яр Чаллыда машиналарда, клубларда яңгырый[17][18]. Ирина үзе бу җырны татар телендә язуны үзенең «индивидуальлеге» дип атый һәм татар телен туган тел буларак, икенче тел сыйфатында куллануын билгели[19].
Шәхси тормышы
Дискография
Студия альбомы
| Исеме | Мәгълүмат |
|---|---|
| Golden Flower |
|
Синглар
| № | Исеме | Ел | Альбом |
|---|---|---|---|
| 1 | «Altyn» | 2016 | Альбомсыз сингл |
| 2 | «U Can Take» (feat. Little Big) | 2017 | Альбомсыз сингл |
| 3 | «Pussy Power» | 2017 | Альбомсыз сингл |
| 4 | «AU» | 2019 | Альбомсыз сингл |
| 5 | «Arriba» (feat. Little Big & Clean Bandit) | 2019 | Альбомсыз сингл |
| 6 | «Vroom» / «Bubblegum» | 2020 | Golden Flower |
| 7 | «Kawaii» (Cream Soda Remix) | 2021 | Альбомсыз сингл |
| 8 | «Loli Boy» (feat. Cream Soda) | 2021 | Loli Boy |
| 9 | «Feel My Vibe» / «Black Dress» | 2022 | Альбомсыз сингл |
| 10 | «Матур Кызлар» / «Dumb» | 2024 | Альбомсыз сингл |
| 11 | «Altyn, Vol. 2» (feat. Dilara) | 2025 | Альбомсыз сингл |
Видеография
| № | Ел | Клип | Альбом |
|---|---|---|---|
| 1 | 2016 | «Altyn» | Альбомсыз сингл |
| 2 | 2017 | «U Can Take» (feat. Little Big) | Альбомсыз сингл |
| 3 | 2017 | «Pussy Power» | Альбомсыз сингл |
| 4 | 2019 | «AU» | Альбомсыз сингл |
| 5 | 2019 | «Arriba» (feat. Little Big & Clean Bandit) | Альбомсыз сингл |
| 6 | 2020 | «Kawaii» | Golden Flower |
Катнашу
- 2014 — Little Big — «Public Enemy»
- 2016 — Little Big — «Big Dick»
- 2016 — Little Big — «Hateful Love»
- 2018 — Хлеб — «Шашлындос»
- 2019 — Animal ДжаZ — «Чувства»
Искәрмәләр
- ↑ The Village «Выходные в Петербурге: Концерт Little Big, Сальвадор Дали в Музее Фаберже и лекция Чечота о Шнурове Архивная копия от 29 июль 2021 на Wayback Machine»
- ↑ Татарский клауд-рэп на фоне «Жигулей» стал хитом сети: Вирусные ролики: Интернет и СМИ: Lenta.ru. Lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2017. Архивировано 19 апрель 2017 года.
- ↑ 1 2 Как блогеры начали читать рэп и почему рэперы этим недовольны. Афиша Daily. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 13 июнь 2018 года.
- ↑ 1 2 Рэп Татарки о золотой девочке грозит перебить рекорд «Путина на Баумана». Комсомольская правда — Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 12 июль 2018 года.
- ↑ 100 великих клипов года. Часть пятая: от «Грибов» до «Ленинграда», Афиша Daily (2016-12-23). 23 сентябрь 2017 тикшерелде.
- ↑ Tatarka — Altyn — Single Архивная копия от 8 август 2018 на Wayback Machine на iTunes
- ↑ Женский рэп года? Клип Tatarka «Алтын». rap.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 9 сентябрь 2018 года.
- ↑ Tatarka и Little Big выпустили совместный клип «U Can Take». rap.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 11 июль 2018 года.
- ↑ 1 2 3 4 Клип дня: Tatarka «Алтын». Собака.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 19 апрель 2017 года.
- ↑ U Can Take (feat. Little Big) — Single Архивная копия от 22 апрель 2017 на Wayback Machine на iTunes
- ↑ Клип Tatarka и Little Big — U can take: рецензия. eatmusic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 9 сентябрь 2018 года.
- ↑ Татарка выпустила новый клип на трек «Pussy Power» – Афиша Daily. Афиша Daily. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2017. Архивировано 9 сентябрь 2018 года.
- ↑ Tatarka: «Мои конкуренты — Rihanna, Nicki Minaj и Beyonce» (рус.). the-flow.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2018. Архивировано 16 август 2018 года.
- ↑ Little Big Family сняли клип для Tatarka в Узбекистане. Repost.uz (28 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Tatarka & DILARA — Altyn, Vol. 2 — Single. Apple Music (21 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Иванова Г. Палаточная романтика в клипе The Hatters на песню «Я делаю шаг». SRSLY (30 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Tatarka: «Мои конкуренты — Rihanna, Nicki Minaj и Beyonce». The Flow (14 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Троицкий М. Рэп Татарки о золотой девочке грозит перебить рекорд «Путина на Баумана». Комсомольская правда — Казань (30 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Чем занимается бывшая жена Ильи Прусикина певица Tatarka. 116.RU (17 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Популярная видеоблогерша из Челнов назвала сына Добрыней. Вести КАМАЗа (28 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2017. Архивировано 29 декабрь 2017 года.
- ↑ «Масса претензий»: лидер Little Big объявил о разводе (рус.). Газета.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2020. Архивировано 1 сентябрь 2020 года.
- ↑ Фронтмен группы Little Big Илья Прусикин разводится с Ириной Смелой после четырех лет брака. Вокруг ТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2020. Архивировано 3 июнь 2021 года.