Исергәп
Исергәп — Татарстан Республикасының Баулы районындагы авыл.
Халык саны — 947 кеше (2008 елда). Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423941.
Тарих
XVIII гасырда нигез салына. Өченче җанисәп (1761-1764) материалларында искә алына, 1762 елда авылда 20 ир-ат ясаклы татар яшәве күрсәтелә[1]. Дүртенче җанисәп (1781-1782) мәгълүматларына караганда, бу вакытта Адмиралтействога беркетелгән йомышлы татарлар арасында Исергәп авылыннан 2 кеше (ир-ат) була. Шушы ук җанисәп документларында авылда яшәүче 17 ир-ат ясаклы татар исәпкә алына. Старшина Аитмәмбәт Ишмәтов командасына караган авыллар арасында 2 типтәр һәм ялгызак (бобыль) ир-аты белән Исергәп авылы күрсәтелә[2]. XVIII-XIХ гасырларда халкы асабалар (вотчинник), типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына (сословиеләренә) керә[3]. 1889 елгы мәгълүматларга караганда, Исергәптә мәчет, мәктәп, 4 су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3351 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Баулы, 1963 елның 1 февраленнән - Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында[3].
Танылган кешеләр
- Вахит Юныс
- Миргазиян Юныс (1927-2014), күренекле татар язучысы, публицист, сынчы, диңгезче. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе.
- Даимә Шакирҗанова (1923-1990), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе (1953-1956), ТАССР Министрлар шурасы рәисе урынбасары (1956-1964).
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11 °C | -5.8 °C | 4.6 °C | 13.8 °C | 19.1 °C | 20.9 °C | 18.3 °C | 12.5 °C | 4.5 °C | -4.8 °C | -10.4 °C | 4.2 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[5]
Искәрмәләр
- ↑ Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 76. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
- ↑ Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 137, 139, 177. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
- ↑ 1 2 Татар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2010. 2 т. - Б. 579. — ISBN ISBN 978-5-902375-06-7
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2010. 2 т. - 656 б. — ISBN ISBN 978-5-902375-06-7.
- Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — 192 с. - ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.