Истоки (газета, Уфа)
2008 елдан Уфада нәшер ителүче «Истоки-Уфа» әдәбият-сәнгать әлманахы белән бутамагыз
«Истоки» (тат. Чыганаклар) — 1991 елның гыйнварыннан Уфада рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-публицистик атналык газета.
Баш мөхәррир — шагыйрь, драматург, тәрҗемәче Айдар Гайдар улы Хөсәенов
Гамәлгә куючы һәм нәшир
Файл:Истоки 1.jpg
2014 ел, 41 (913) саны
БР матбугат һәм ГМЧ агентлыгы, БР язучылар берлеге, «Республика Башкортостан» нәшрият йорты.
Тарих
БР мәдәниятенә, икътисадына, әдәбиятына, тарихына, туган якны өйрәнүгә багышланган уникаль басма[1].
Мостай Кәрим, Дим Дәминов, Газим Шәфыйков әсәрләре басылган.
Баш мөхәррирләр
- 1990 елның декабрендә чыккан сынау саныннан — Тайфур Сәгыйтов[2] , язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Озак еллар Александр Филиппов, БР халык шагыйре.
- 2012 елдан — Айдар Хөсәенов, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче.
Рубрикалар
- Тарих серләре
- Туган якны өйрәнү
- Кешеләр һәм язмышлар
- Мәдәният парадокслары
- Бу актуаль
- Һәр санда шигырьләр һәм проза
Таралу
БР территориясендәге барлык элемтә бүлекләрендә, альтернатив абунә агентлыкларында газетага язылу аша.
Сылтамалар
- Газета сайты 2019 елның 16 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ «Уку залы» проекты
- ↑ А. Филиппов. Истоки добра и знаний. 2016 елның 4 март көнендә архивланган. «Ватандаш» [рус.]